Суббота, 20.04.2024
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 74
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Главная » Архив материалов
« 1 2 3 4 5 6 7 8 9 »
Район мәдәният йортында Россиянең атказанган артисты Хәйдәр Бегичев истәлегенә багышланган, Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева исемендәге 1 төбәкара яшь җырчылар фольклор башкаручылар бәйгесе үтә. Сайлап алу турлары  10, 11 апрель көннәрендә 10.00 сәгатьтә була. Гала концерт - 11 апрельдә. Башлана: 17.00 сәгатьтә. Билетлар сатыла.
Просмотров: 839 | Добавил: Админ | Дата: 06.04.2012 | Комментарии (0)

Якташ  шагыйрәбез Клара Булатова исеме республиканың гына түгел, Рәсәйнең күпчелек урыннарында билгеледер. Быел әле ул Тукай премиясенә дәгъва кылучыларның берсе дә. Әлегә кадәр премия кемгә булачагы билгеле түгел, ә менә шагыйрәнең үзенең премиясенә лаек булучылар инде ачыкланды. Быел беренче тапкыр Әлмәт муниципаль хезмәт күрсәтү интитутында Клара Булатова исемендәге премия тапшыру тантанасы булып үтте. Бу мәртбәле бүләккә ия булыр өчен, укучылар үзләрен я шигырь, я проза, я драма өлкәсендә сәләтле булуларын күрсәтергә тиешләр иде. Һәм менә 4 апрель көнне иң-иңнәр бүләкләү тантанасына җыелды. Дулкынландыргыч мизгелләр, билгесезлек, өмет тулы күзләр... Көтеп утыручылар өчен озакка сузылган тынлыктан соң, ... Тулырак укырга
Просмотров: 684 | Добавил: Админ | Дата: 06.04.2012 | Комментарии (0)

7 нче апрельдә район мәдәният йортында Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның "Илледә дә әле без кирәк" дип исемләнгән концерты була. Сәхнәгә аларның иҗатташ дуслары да чыгачак. 8 нче апрельдә буалылар үзләренең "Елмай-шоу" программасына чакыра. Тамашаларга килегез, күңелле булачагына ышандыралар. Башлану вакыты 19.00 сәгать.
Просмотров: 610 | Добавил: Админ | Дата: 30.03.2012 | Комментарии (0)

Игәнә буе талантларга бай. Январь аенда шуларның берсе - шагыйрь Ямаш Игәнәйнең туган көне. Исән булса, аңа 74 яшь тулган булыр иде. "Аны искә алу уңаеннан, 27 нче январь көнне Ләке мәктәбендә "Ул шигырьләрендә яши" дигән әдәби чара үткәрелде. Анда мәктәпнең барлык укучылары да катнашты. Шагыйрьнең "Академик песи"  дигән шигыренә укучылар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә эшләп куелды. Я.Игәнәй турындагы истәлекләре белән бүлешергә, аның белән бергә уйнап үскән балачак дусты, классташы, Ләке мәктәбендә 40 елдан артык балаларга татар әдәбиятын укыткан ... Тулырак укырга
Просмотров: 725 | Добавил: Админ | Дата: 19.02.2012 | Комментарии (0)

31 нче декабрь кичендә Шәрләрәмә авылында коточкыч фаҗига булды. Шәйгарданов Илгизнең өендә янгын чыкты. Илгизнең хатыны Зиләнең, аларның кызлары - 8 яшьлек Регина, әле яңа гына туган Зәринә, Зиләнең абыйсы Алназның гомерләре өзелде. Шәйгарданов Илгиз , пешүдән авыр тән җәрәһәтләре алып, бүгенге көндә Чаллы шифаханәсендә ята. Аларның күп көч түгеп, тырышып җиткергән йортлары да янып, юкка чыкты. Шәйгардановларга килгән бу олы кайгыга битараф булмаган кешеләр! Сезне мөмкинлегегездән чыгып, әлеге гаиләгә ярдәм күрсәтергә чакырам. Матди ярдәмне Шәрләрәмә авылына - Шәйгардановларның әти-әнисенә илтеп бирергә дә, банк аша да күчерергә була. Реквизитлар: БИК 049205603, КОР. СЧЕТ: 30101810600000000603, ИНН 7707083893, БАНК ОСБ БАНК: ТАТАРСТАН №8610 г.Казань, лицевой счет №4207810062380007514/48. Шайгарданов Ильгиз Равилович.

Просмотров: 720 | Добавил: Админ | Дата: 19.01.2012 | Комментарии (0)

Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Архив
Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz