Четверг, 25.04.2024
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 74
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Главная » Архив материалов
« 1 2 3 4 5 6 ... 8 9 »
Район үзәк хастаханәсенә түбәндәге табиб-белгечләр кайтты: Хорошильцева Наилә Айрат кызы – окулист; Павленко Сергей Александрович – психиатр; Аверьянов Сергей Викторович – травматолог; Седлова Наталья Сергеевна – табиб-невролог, медицина фәннәре кандидаты; Фәхретдинов Руслан Халит улы – анестезиолог-реаниматолог, балалар хирургы; Фәхретдинова Ләйсән Рәфыйк кызы – балалар табибы, балалар неврологы; Шәфыйкова Гөлназ Рәйхан кызы – эндокринолог; Гарипова Равилә Вилдан кызы – балалар табибы; Джалалов Мансур Бикмөхетдин улы – уролог.
Просмотров: 703 | Добавил: Админ | Дата: 01.08.2012 | Комментарии (0)

4 нче августта район үзәгендәге Даулы болында "Умарталарга көзге ревизия һәм аларны кышка әзерләү” дигән темага семинар үткәрелә. Анда умартачылар корт гаиләләрен варроатоз, акарапидозга каршы дәвалау технологиясе, кортларны өстәмә ашату, ояларны кышка җыю, балавыз эретү, корт продуктларыннан дәвалау препаратлары ясау һәм куллану турында тәҗрибә уртаклашачаклар, шулай ук практик дәресләр үткәреләчәк. Семинар иртәнге сәгать 10.00 да башлана. Хәбәрләшү өчен телефон: 2-49-43.
 
Просмотров: 756 | Добавил: Админ | Дата: 01.08.2012 | Комментарии (0)

ЮХИДИнең район бүлекчәсе Юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясе белән берлектә машина йөртүче хатын-кызлар арасында "Автоледи-2012" бәйгесе үткәрә. Алар дүрт төрле сынау үтәргә - юл кагыйдәләрен белү-белмәүләрен күрсәтергә, транспорт чарасын төзексезлекләрдән арындырырга, транспортта фигуралы йөрергә, транспорт чарасын иминлек темасына бизәргә тиешләр. Призлы урыннар һәм җиңүчеләр, шулай ук һәр төр ярышта бер җиңүче билгеләнәчәк. Конкурс 10 нчы августта аэропорт территориясендә үткәрелә, 10.00 сәгатьтә башлана. Катнашучыларның "В" категорияле транспорт йөртү таныклыклары һәм транспорт чарасына ия икәнлекләрен раслаучы документлары (теркәү турында таныклык яки ышаныч кәгазе) булырга тиеш. Заявкалар 1 нче августка кадәр 2-59-89, 8-9274910543 телефоннары аша кабул ителә.
Просмотров: 602 | Добавил: Админ | Дата: 19.07.2012 | Комментарии (0)

Бу көннәррдә илебезнең барлык төбәкләрендә дә чыгарылыш кичәләре үткәрелә. Кемнедер ул ерак балачагына алып кайта, ә кайберәүләрне билгесезлек алдына китереп куя. Алга таба нишләргә? Кем булырга? Тормышта ничек югалып калмаска? Сораулар бик күп, ләкин шулай да чыгарылыш кичәсенең матур хәтирәләре булып төшкән фотосурәтләр кала. Мин дә сезнең игътибарга "Сарман гимназиясе"нең чыгарылыш кичәсендә төшереп алынган фотларымны тәкъдим итәм. Рәхим итеп карагыз.

Просмотров: 814 | Добавил: Админ | Дата: 24.06.2012 | Комментарии (0)

27  нче июнь - Бөтенроссия яшьләр көне. Шул уңайдан Сарманның Ял паркында бәйрәм чаралары үткәрелә. 16.00 сәгатьтә - минифутбол, 20.00 сәгатьтә хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында кул көрәше. Бәйрәмгә Зөлфәт Зиннуров та килә. Концерт 20.00 сәгатьтә башлана. Төрле конкурслар, бүләкләр, дискотека, бәйрәм салюты да булачак. Рәхим итегез, дуслар.
Просмотров: 833 | Добавил: Админ | Дата: 21.06.2012 | Комментарии (0)

Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Архив
Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz