Пятница, 29.03.2024
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Бүлекчәләр
Сарман районы атамалары [2]
Сарман районы диалектлары [1]
Сарман районы жаргоннары [1]
Сарман турында презентацияләр [0]
Авылларыбыз тарихы [6]
Сарман турында тикшеренү эшләре [3]
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 74
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Главная » Файлы » Сарман турында тикшеренү эшләре

Аяз Гыйләҗев әсәрләрендә рухи-әхлакый тәрбия.
27.01.2014, 11:38
Аяз Гыйләҗев әсәрләрендә рухи-әхлакый тәрбия.
Фәнни эшнең максаты: Сарман ягы төбәге әдипләрен, күренекле шәхесләрен барлау ; тумышы белән Сарман  җирлегенең үзенчәлекле язучысы Аяз Гыйләҗевнең  иҗади мирасын өйрәнү.                            
Бурычлар:
        1.    Сарман төбәгенең күренекле шәхесләрен барлау;
        2.    Аяз Гыйләҗевнең тормыш юлын ачыклау;
        3.        Иҗади мирасына күзәтү ясау;
        4.    "Җомга көн кич белән” повестенең  рухи-әхлакый тәрбия                                                                                                                                                                                                                                                                   бирүдәге ролен ачыклау.
            Өйрәнү материалы: Аяз Гыйләҗев. Истәлекләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты - 2006
Татар әдәбияты тарихы. Казан.  "Раннур” нәшрияты  - 2001

Эш планы: фәнни хезмәт өч өлештән тора: кереш, төп һәм йомгаклау өлешләре.
Кереш өлештә Сарман төбәге, аның җирлегендә туып-үскән күренекле шәхесләре турында сүз бара, җәмгыятьнең тәрбия ситемасына тәэсире көчле булуы турында сөйләнелә.
Төп өлештә Аяз Гыйләҗевнең гыйбрәтле тормыш юлына кыскача күзәтү ясала. Аның иҗади мирасы турында мәгълүмат бирелә, "Җомга көн кич белән” әсәре дә төп өлештә өйрәнелә.
Йомгаклау өлешендә сүз Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең иҗаты халык күңеленә бик якын булуы һәм аның үзенең әсәрләре белән адәм баласының рухи азатлыгын яклаучы әдип икәнлеге турында ассызыклана.
Нәтиҗә: Сарман җирлегенең күренекле вәкилләре турында һәм Аяз Гыйләҗевнең иҗади мирасын өйрәнеп, мин түбәндәгеләрне аңладым:
1. Сарман төбәге тарихи шәхесләргә бик бай;
2. Аяз Гыйләҗевнең иҗат мирасы гаять бай һәм күпкырлы;
3. әдипнең иҗатын өйрәнүне дәвам итәргә кирәк;
4.язучының әсәрләрен укучыга ирештерү эшен эзлекле төстә дәвам                 итәргә кирәк;
5.Аяз Гыйләҗев - үз халкының күренекле вәкиле.

 I .Кереш өлеш

Киләчәге бар милләт без,
Шәхесләргә бай милләт без.

1. Татар халкында ата-анага, туганнарга карата кечелекле мөнәсәбәт, ихтирам  хисе – рухи-әхлакый тәрбиянең нигезен тәшкил итә. "Җәннәт аналарның аяк астында”, - дип әйткән Мөхәммәт пәйгамбәр. Аяз Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән” әсәрендәге Бибинур карчык тәрбияләнгән мохит, милли әхлак, тәрбия чаралары, халыкның гасырлар буе тупланып килгән бай акылы, зирәк рухи тәҗрибәсенең аның балаларын тәрбияләргә көче җитмәгән икән, димәк, аңарга алмашка килгән җәмгыятьнең тәрбия системасында анадан баланы ерагайту, читләштерү сәясәте көчлерәк булып чыга. Таза әхлагы, үзенчәлекле тәрбия чаралары, милли йолалар, гореф-гадәтләре җимерелүгә йөз тоткан милләтнең киләчәген күз алдына китерү кыен түгел . Аяз Гыйләҗев үз укучысын әсәрендәге вакыйгалар аша милләтнең киләчәгенә куркыныч янавын  кисәтә. Бу проблема бүгенге көндә дә бик актуаль проблемаларның берсе булып тора.
2. Фәнни хезмәтемне язганда, мин, Сарман ягы төбәге  турында күбрәк белергә теләп, мәгълүматлар туплый башладым. Сарман ягы күренекле шәхесләре белән бөтен Татарстанга гына түгел, тирә-як өлкәләргә дә билгеле як. Сарман дигәндә, данлыклы "Сарман” җыры искә килеп төшә:
Сарман буйларында яшел алан
Печәннәре җитәр бер заман ...
Шушы җырны ишетү белән үк Сарман буйларына килеп чыгасы, аның табигатенә сокланып йөрисе, кешеләре белән аралашасы килә. Туган як! Туган җир! Туган туфрак! Туган табигать! Һәркем өчен бу сүзләр газиз, тирән мәгънәгә ия. Безнең тойгыларыбызда, аңыбызда чагылган таныш урыннар, акрынлап, Ватан образын күзалларга ярдәм итә. Туган ягын яратмаган, аның матурлыгына сокланмаган кеше бар микән?! Күренекле әдипләре, мактауга лаек шәхесләре булса, мондый горурлык хисе бермә-бер арта. Туган ягыбызда яшәүче никадәр күренекле шәхесләребез бар! Алар һәр төбәкнең үзенеке генә. Сарман төбәгендә дә алар бик күп. Мин сандугачларга тиң җырчы – Илһам ага Шакиров белән башлап китәр идем. Сарман ягын бөтен Рәсәйгә таныткан кеше бит ул. Татар җыр сәнгатен аннан башка күз алдына китерү кыен. Күренекле кешеләре түбәндәгеләр: Нияз Акмал, Клара Булатова, Әзһәр Габиди, Дамир Гарифуллин, Рафис Гыйззәтуллин, Аяз Гыйләҗев, Гөлшат Зәйнәшева, Марсель Зарипов, Мәдинә Маликова, Сөббух Рәфыйков, Адлер Тимергалин, Ямаш Игәнәйләр. Шушы кадәр әдипләре булган төбәк турында нәрсә дип әйтергә кала соң? Афәрин! генә дия алам.
II. Төп өлеш.
1. Аяз Гыйләҗев -  искиткеч талантлы һәм гаять үзенчәлекле әдипләребезнең берсе. Аның тормыш юлы бик гыйбрәтле. Хәзер аның турында тулырак сөйләп китәсем килә. 1928 елның 17 гыйнварында Сарман районындагы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә ул. Илебез өчен авыр елда -1945 елда Сарман урта мәктәбен тәмамлый. Берникадәр вакыт авылда, районда эшли. 1948 елда Казан университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Үзенең хөр фикерлелеге аркасында, ул укуыннан куыла һәм ирегенннән мәхрүм ителә. Ул заманда да үз карашларын кыю һәм принципиаль яклаучыларны яратмаганнар. 1950 елның мартыннан 1955 елның августына кадәр Аяз Гыйләҗев кыен сөргенлек шартларында ташчы, бетончы, бригадир һәм десятник булып эшли. Казанга әйләнеп кайткач, Аяз Гыйләҗев университетта укуын дәвам иттерүгә ирешә, аны уңышлы тәмамлап чыга. 1951-1961 елларда Аяз ага матбугат эшендә: "Чаян”, "Азат хатын”, "Совет әдәбияты” журналларында эшли. 1961-1963 елларда Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый, шуннан соң ул әдәби иҗат эше белән язучы-профессионал сыйфатында шөгыльләнә.
      Аяз Гыйләҗевның әдәби мирасы бик зур. Ул үзен драма әсәрләре язып та таныта. Аның "Шикәрем син, балым син”, "Яланаяклы кыз”, "Көзге ачы җилләрдә”, "Киек каз юлы” пьесалары буенча куелган спектакльләрен халык бик яратып Татарстан театрлары сәхнәләрендә тамаша кыла.
Шулай да аеруча зур казанышларга Аяз Гыйләҗев проза өлкәсендә иреште. Мин аның "Язгы кәрваннар” һәм "Җомга көн кич белән” повестьларын бигрәк тә яратып укыдым. Әдипнең күп әсәрләрендә туган як, туган җир, туган авыл, аның гаделлеккә нигезләнгән тәртипләре, гореф-гадәтләре, әхлакый кануннары – шуларга тугрылыклы булып кала белү мәсьәләләре күтәрелә. Аяз Гыйләҗев – заман язучысы. Аның әсәрләрен укыганда күз алдына сугыш чорында авылда үскән намуслы, тыйнак, саф күңелле кешеләр килеп баса. Миңа "Язгы кәрваннарда” гы Ибраһим, Дамир, Әдиләләрнең эчкерсезлеге, авырлыклардан курыкмаулары, шундый авыр тормыш шартларында да мәхәббәт дигән изге хискә тугры калулары ошады. Дамирның Әдиләгә карата булган ихтирам катыш сөюе мине сокландырды. Ибраһимның да Әдиләгә карата хисләре чын. Ләкин ул бу ике йөрәк арасындагы изге хискә каршы килә алмый. Бу әсәрдә кешелеклелек беренче урында тора, әсәр укучыны рухи-әхлакый яктан тәрбияли.
    2. Мин бик ошатып укып-өйрәнгән икенче әсәр – "Җомга көн кич белән” повесте. Исеме үк татар халкының изге көнен искә ала торган бу әсәрдә мин үзем өчен түбәндәге кешелек алдында торган иң төп проблемаларны күрдем: ата-ана һәм балалар арасындагы каршылык, явызлык һәм изгелек, олы сөю хисе, кешеләрнең бер-берсен аңламаулары, яхшылыкка каршы начарлык, кешеләрнең бер-берсенә карата битарафлыгы, намуссызлык. Мин Бибинур карчык тормышын кабат-кабат күз алдына китереп карадым. Ул гомерен башкаларга багышлаган, кешеләр бәхете өчен үзен корбан иткән, артык тыйнак, артык намуслы булган. Аның бу сыйфатларын кешеләр бәяләмәгәннәр бит. Авылдашлары аны аңламаганннар. Әсәрдә төп образ – Бибинур. Бибинур олы җанлы, изге күңелле, риясыз, кешеләргә гел яхшылык кына эшләргә омтылган кеше. Аның игезәге Зөһрәбану, киресенчә, каты күңелле, әче телле, явыз. Ә тормышта шушы ике игезәкнең яхшысына җүнле тормыш эләкми, ә игезәгенә, картлык көнендә булса да, ир дә табыла. Галикәй бит Бибинурга өмет итеп йөргән була, Бибинур, бу юлы да игезәгеннән кыенсынып, үзенең бәхетеннән баш тарта.
Әсәрдә мәхәббәт темасы – Бибинурның колхоз рәисе Җиһангирга мәхәббәт хисләре турында да сүз бара. Бибинур әби Җиһангирны чынлап та, үзенең сөйгән яры итеп яратканмы соң? Минемчә, Бибинурның яратуы - Җиһангирга - "дөньяда булмаган "миһербанлы балага”, матур идеалга гашыйк булуы. Бибинур гомере буе үзенә игътибар, кайгырту көтеп яшәгән. Ләкин аны беркем дә кайгыртмаган. Яшь, чибәр Бибинур үзеннән өлкән Габдуллаҗанга, аның әнисез калган өч баласын кызганып, кияүгә чыга. Ул үзенә сүз кушкан яшь, чибәр Мирзаһиттан баш тарта, балалар турында уйлый. Монда аның олы җанлы булуы күренә. Татар хатын-кызларына хас сабырлыгы, риясызлыгы аркасында, ул гомере буе балалар дип яши, Габдуллаҗан сугышта үлеп калгач та, ул балаларны ташламый, аларны үстереп аякка бастыра. Балалары гына аның яхшылыгын тиз оныталар, аның янына кайту түгел, хат та язып салмыйлар. Автор бу әсәрендә балаларның үги аналарына карата шундый мәрхәмәтсез булуларының сәбәпләрен эзли, укучы алдына сорау куя кебек. Кая монда Бибинурның яхшылыгына рәхмәт, ни өчен гомере буе кешеләргә гел изгелек кенә кылып яшәгән Бибинур карчыкның эчке күлмәгендә дә, ыштанында да ямау өстендә ямау? Балалары аңа ярдәм итмәү генә түгел, аның өендә булган барлык әйберсен дә алып киткәннәр: җиз поднос та, самавар да, тегү машинасы да балаларында. Бибинур соңгы мизгелгә кадәр үзенең үги балалары турында кешеләрдән начар сүз әйттерәсе килми. Почтада эшләүче кыз Миңлегөл Казаннан өлкә газетасыннан корреспондент килә, синең балаларыңның сине ташлавы турында язачак дигән сүзеннән соң, ул, килгән кеше өйгә дә керми китмәс дип уйлап, Җиһангирның әтиләренә, кирәк-яраклар сорап торырга дип, юлга чыга. Кич була бу. Инде караңгы була. Шул вакытта аның каршысына кыргый этләр өере килеп чыга. Ул этләр арасында үзләренең этен танып ала, аңа эндәшә. Ләкин эт тә аның яхшылыгын инде оныткан була, аны якламый. Бибинур карчыкны кыргый этләр өзгәли. Бу җомга кичендә була. Татар халкының изге кичендә изге күңелле Бибинур карчыкның җаны өзелә.
Аяз Гыйләҗев бу әсәрендә Бибинур карчыкның шәхесе аша кешеләрне борчыган иң җитди мәсьәләне – балаларның ата-анага карата каты күңелле булуын күтәрә. Ни өчен гомерен кеше бәхете өчен корбан иткән кешеләр, гадәттә, үзләре бәхетсез булалар? Язмышның усал шаяруымы бу? Җәмгыятьтә барган үзгәрешләр ничек тәэсир итә бу өлкәгә? Бу сорауларга җавапны өздереп кенә әйтеп булмый. Ләкин Бибинур карчыкның хакыйкатьтән куркуы, үзен аямыйча яшәве фаҗигагә китерә. Бибинурның фаҗигале үлеме- коточкыч гаделсезлек, әшәкелекнең тантанасы. Әдип әгәр әхлак кагыйдәләре бозылса- олы фаҗигагә    юл ачык, дия кебек.
Аяз Гыйләҗевнең язу манерасы – кырыс реализм, халыкчан образларга бай җор тел һәм үзенчәлекле сурәтләү алымнары, кайсы чор турында һәм нинди темага язса да, кешенең катлаулы рухи дөньясын, эш-гамәлләрен анализлау. Ул үзенең әсәрләре аша кешене тәрбияли, яшәргә өйрәтә, тормышта килеп туган авырлыклардан куркып калмаска, үзеңне яратырга, гел кеше турында гына уйламаска өйрәтә. Әхлаксыз адәмнәрнең дөньяда күп булуын, алардан үзеңне саклый белергә кирәклеген аңлата. Җансызлык, кешелексезлек, битарафлык кебек күренешләрнең рухи-әхлакый кыйммәтләрдән өстен була баруын күрсәтә.
III. Йомгаклау өлеше.
Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең иҗаты халык күңеленә бик якын. Ул үзенең әсәрләрендә тормышның иң авырткан мәсьәләләрен чагылдыра. Илдә барган сәяси ялгышларны, курыкмыйча, әсәрләре аша тәнкыйть итә. Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә: Аяз Гыйләҗев – кыю каләмле язучы. Ул хөкүмәт тарафыннан җибәрелгән хаталарны яшерми, әсәрләре аша искәртә, җитди сәяси һәм милли проблемаларны укучы алдына куя. Аяз Гыйләҗевне җәмгыятьтә гаделлекнең булмавы, бәхетсез халыкның язмышы борчый. Ул татар милләтенең киләчәге өчен борчыла. Бер әңгәмәсендә ул Әзһәр Шакировка болай ди: " Мин язуын яздым, менә шуларны укырлык татар кешесе булырмы? Менә нәрсә борчый мине.”
 Милләт өчен, гади халык өчен янып-көеп яшәгән әдипнең иҗатын онытмау, бу бөек шәхесне зурлау бездән тора.  
Күренекле әдип,Татарстанның халык язучысы, Тукай һәм Исхакый исемендәге дәүләт бүләкләре иясе Аяз Гыйләҗевнең иҗаты әдәбиятыбызның кыйммәтле бер өлеше.  Аның бай иҗаты киләчәк буыннарга да хезмәт итәр, якты истәлеге халкыбыз күңелендә мәңге сакланыр.

           Нәтиҗә: Сарман җирлегенең күренекле вәкилләре турында һәм Аяз Гыйләҗевнең иҗади мирасын өйрәнеп, мин түбәндәгеләрне аңладым:
1.    Сарман төбәге тарихи шәхесләргә бик бай;
2.     Аяз Гыйләҗевнең иҗат мирасы гаять бай һәм күпкырлы;
3.     әдипнең иҗатын өйрәнүне дәвам итәргә кирәк;
4.    язучының әсәрләрен укучыга ирештерү эшен эзлекле төстә дәвам итәргә кирәк;
5.   Аяз Гыйләҗев - үз халкының күренекле вәкиле.









Категория: Сарман турында тикшеренү эшләре | Добавил: Админ
Просмотров: 4353 | Загрузок: 0 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz