Бу бәетне Сарман районы Шыгай авылыннан
Ситдикова Илмира чыгарган.
Син кергән болынга керсәм дә, син йөргән аланга керсәм дә,
Яшь сара, яшь каплый күземне, таба алмьйм,балам, үзеңне.
Асылташлар белән бизәмәдем, улым, синең кабер ташыңны.
Бергә уйнап үскән якын дустың ашады бит,
балам, башыңны.
Көзгеләрдән карап, чәчләренме тарап,
чыгып киттең кичен клубка.
Дус дигәнең, газраиль булып, күп
хәсрәтләр салды бит башка.
Урманнарга бардым җиләккә дип, тик чиләкләрем тулмады.
Илфат улым, бигрәкләр дә инде гомеркәйләрең
булмады.
Бала бит ул, бала бит ул, бала йөрәк
каны бит ул.
Йөрәк
каны булгангадыр, үзәкләрне өзә бит ул.
И балам, и балам, ике күземдәге карам,
Синең ялкыныңда янам, сабырлык бир, я Аллам.
Аклы ситса күлмәгемнең каратасы юк аның.
Йөрәгемә кан урнашкан, тараласы юк аның
Илфат диеп язып куйдык кабер ташка,
Бу хәсрәтләр авыр икән ялгыз башка.
|