Пятница, 29.03.2024
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Бүлекчәләр
Мои статьи [1]
Язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез [13]
Галимнәребез [1]
Театр артистларыбыз [0]
Җырчыларыбыз [1]
Яшь талантларыбыз [0]
Хөрмәткә лаеклылар [0]
Безнең җитәкчеләребез [0]
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 74
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Главная » Статьи » Язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез

Әзһәр Габиди

Әзһәр Габиди — татар шагыйре.

Шагыйрь 1926 елның 25 сентябрендә Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында туа. Гаиләдә өченче бала булганга күрә, ул авыл тормышының бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә татый. Әзһәр Габиди — Бөек Ватан сугышында катнаша, 17 яшьтә ул армия сафларына алына. 1945 елда япон сугышында бик каты яралана, бер ел дәвамында госпитальдә дәвалана. 1946 елда үз туган авылына кайта. 1950 елда Минзәлә педагогика көллиятендә белем ала, соңыннан Сарман район мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Шул вакытта аның "Без яз дуслары” исемле беренче шигырь җыентыгы дөнья күрә һәм аны алга таба иҗат эше белән шөгыльләнергә илһамландыра.

Әзһәр Габиди 20дән артык китаплар авторы, шигырьләрнең тематикасы күбрәк аның туган авылы табигатенә багышлана. Балалар шагыйре булып танылса да, аның олылар өчен язылган китаплары да бар (мәсәлән, «Урман читендәге имәннәр без» дип исемләнгән китабы).

Категория: Язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез | Добавил: Админ (05.11.2011)
Просмотров: 948 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz