Четверг, 28.03.2024
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Бүлекчәләр
Мои статьи [1]
Язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез [13]
Галимнәребез [1]
Театр артистларыбыз [0]
Җырчыларыбыз [1]
Яшь талантларыбыз [0]
Хөрмәткә лаеклылар [0]
Безнең җитәкчеләребез [0]
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 74
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Главная » Статьи » Язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез

Марсель Зарипов

Марсель Харис улы Зарипов — татар язучысы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

Ул 1931 елның 23 октябрендә Татарстанның Сарман районы Янурыс авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Балачагы шул районның Петровка авылында уза, шунда җиде сыйныф тәмамлап, 19461951 елга кадәр Петровка спирт заводында гади эшче булып эшли. 19511955 елларда Хәрби диңгез флотында хезмәт итә. Армиядән кайткач, «Татнефть» берләшмәсе каршындагы кыска курслы бораулау кадрлары мәктәбендә укып, электромонтер һөнәрен үзләштерә һәм 1958 елның көзенә кадәр "Әлмәтнефть” идарәсендә эшли. Шушы елларда аның Әлмәт шәһәр газетасы "Знамя труда” битләрендә беренче әдәби язмалары күренә башлый. 1959 елда Марсель Зариповны газета редакциясенә хезмәткәр итеп алалар. Монда эшләү чорында ул Казан дәүләт университетының рус теле һәм әдәбияты бүлегенең читтән торып уку бүлегенә укырга керә.

Марсель Зарипов — әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап, журналистлык эше аша килгән язучыларның берсе. Аның беренче хикәяләре ("Дед Матвей”, "Сюрприз”, "Портрет”, "Чужой медовый месяц” һ.б.) матбугатта алтмышынчы елларда басылып чыга. Җитмешенче елларда әдип очерк жанрына игътибарын күбрәк юнәлтә һәм бу өлкәдә сизелерлек уңышларга ирешә. Аның "Кара алтын чишмәсе”, "И кадерле туган як”, "Тугызынчы биеклек”, "Уракчы егетләр”, "Вершины” кебек татар һәм рус телләрендә басылып чыккан очерк китаплары тормыш материалына бай һәм актуаль яңгырашлы булулары белән аерылып тора. Очерк һәм публицистика өлкәсендәге иҗади уңышлары өчен Марсель Зарипов 1972 елда Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе белән бүләкләнде.

Марсель Зарипов тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә, күп кенә татар язучыларының романнарын һәм хикәяләрен тәрҗемә итте.

Категория: Язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез | Добавил: Админ (05.11.2011)
Просмотров: 708 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz