Клара Гариф кызы Булатова
1936 нчы елның 18 нче мартында Сарман районы
Татар Карамалысы авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Аның әтисе дә, әнисе дә
укытучылар була, шуңа күрә Кларага бала-чактан ук әти-әниләре белән бергә, бер
төбәктән икенче төбәккә күчеп йөрергә һәм төрле авыл мәктәпләрендә укырга туры
килә. 1944 нче елда ул Югары Чыршылы авылында беренче класска укырга керә,
3класстан Ләке авылы җидееллык мәктәбендә укый, ә урта белемне Сарман урта мәктәбендә 1954 елда алып чыга. Шул ук
елның көзеннән хезмәт юлын башлый – Түбән Ләшәү мәктәбендә башлангыч классларда балалар укыта, аннан соң
төзелештә эшли, Әлмәттәге төзелеш комбинатында кассир, "Төзүчеләр” клубында
оештыручы була. 1962-1965 нче елларда ул яңадан мәктәптә – Әлмәт районының Колшәрип
авылында тел-әдәбият, тарих укыта. Шунда, 1964 нче елда, КПСС сафларына алына.
|