Статистика |
Барлыгы онлайн 1 Кунаклар 1 Кулланучылар 0
|
Сайт бәйгедә |
|
|
Главная » 2011 » Декабрь » 26 » Якынлашып килүче Яңа еллар белән!
17:44 Якынлашып килүче Яңа еллар белән! |
Яңа 2012 нче елга аяк басарга да күп калмады. Тиздән көтеп алынган Яңа ел бәйрәмнәре килеп җитәр. Иске ел һәркемнең күңеленә үзенчә кереп калыр. Кайберәүләр узган елда гаилә коргандыр, кемнеңдер балалары тугандыр, кемнәрдер үзләренә яңа дуслар тапкандыр, кайберәүләр хезмәт баскычында югары күтәрелгәндер, кемнәргәдер хезмәт хакы арту бәхете елмайгандыр һ.б. Ни генә булса да, узган ел матур булып узып китте. Көнчыгыш йолдызнамәсе буенча киләсе елның хуҗасы - аждаһа. Ул үзе бик дәһшәтле җанвар булса да, кешеләргә карата мәрхәмәтле булсын иде. Киләсе ел бар кешегә бәхет алып килсен, гаиләләргә, дөньяларга тынычлык, иминлек китерсен, борчу-хәсрәтләр күрергә язмасын. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар, яңа яуган кардай ак бәхетләр, шатлык-куанычлар теләп калам. Якынлашып килүче Яңа ел белән, дуслар! Яңа бәхетләр белән!
|
Просмотров: 1087 |
Добавил: Админ
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
|
Безнең кунаклар |
|
Баннер коды |
|
|