Укытучы булса, шундый булсын:
сокланырлык, хөрмәтләрлек, аның белән горурланырлык, аны һәрчак искә
алырлык. Шундый укытучы дип мин Сарман урта мәктәбендә утыз биш елдан
артык физик тәрбия дәресләрен алып баручы, үз эшенә җаны-тәне белән
бирелгән яраткан мөгаллимебез Сафин Фәрит Газыйм улын атар идем. Укытучы һөнәренә хас булырга тиешле яхшы
сыйфатларның барысын да үзендә җыйган кадерле укытучым ул минем. Аның
кебек мөгаллимнәр, мөгаен, йөз елга бер генә туалардыр, әле аны
алыштырырдайлар юктыр кебек. Ул –хезмәтенә чын-чынлап гашыйк,
көнне-төнне, алны-ялны белми, мәктәптән кайтып керми торган, укучылар
өчен барысын да эшләргә әзер булган укытучы. Укучылар арасында
уздырылучы спартакиадаларда беренчелекне менә утыз биш ел инде безнең
мәктәпнең яшь спортчылары кулдан ычкындырмый икән, бу – Фәрит абыйның
зур тырышлыгы, көч куюы, казанышы. Күпме укучыда спортка мәхәббәт
уяткан, күпмеләрдә спортчы талантын ачкан, күпмеләрне чемпион дәрәҗәсенә
күтәргән ул! Аларны түзем, сабыр, нык булырга өйрәткән.
...
Тулырак укырга