Среда, 24.04.2024
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 74
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Главная » 2013 » Январь » 18
Район җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде: 82 яшендә якташыбыз – татар язучысы, тәрҗемәче Тимергалин Адлер Камил улы вафат булды. Адлер Камил улы 1931 нче елның 1нче гыйнварында Иске Минзәләбаш авылында туа. Урта мәктәптән соң ике елга якын Казан дәүләт университетының физика-математика факультетында астрономия бүлегендә белем ала. 1952нче елда Ташкентка китеп, андагы укытучылар институтының физика-математика факультетын тәмамлый. 1955-1956 нчы елларда Иске Минзәләбаш мәктәбендә укыта. 1956 нчы елда Казанга килә һәм, Пионерлар йортында фәнни-техник түгәрәк җитәкчесе булып бераз эшләгәч, 1969 нчы елга кадәр Татарстан китап нәшриятында фән-техника әдәбияты мөхәррире була. 1978 нче елга кадәр фәкать әдәби иҗат белән шөгыльләнә. 1979нчы елдан янә Татарстан китап нәшриятендә – редактор. Адлер Тимергалин – татар совет әдәбиятында фәнни-фантастик жанрны үстерүгә күп көч салган «саф фантаст» язучы. Аның әсәрләре мавыктыргыч сюжетлы булулары өстенә, кешелек дөньясын борчыган күптөрле фәлсәфи, әхлакый һәм социаль проблемаларны күтәрүе һәм аларны сәнгатьчә хәл итәргә омтылуы белән кызыклы. Ул кечкенә юмористик хикәяләр, фельетоннар һәм тел белеменә караган җитди хезмәтләр авторы, урыс фантаст-язучыларының аерым әсәрләрен татарчага тәрҗемә итүче, агач, тимер эшләренә караган халык сүзләрен-аңлатмаларын җыйнаучы, канатлы гыйбәрәләрне туплаучы буларак та билгеле. Язучы 1976-1982нче елларда Татарстан Язучылар берлеге каршындагы балалар әдәбияты секциясе җитәкчесе булып эшли, 1975 нче елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, 1981 нче елда журналистика, әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен аңа Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә. Мәрхүмнең якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Аның якты истәлеге күңелләрдә озак сакланыр.
 
Просмотров: 711 | Добавил: Админ | Дата: 18.01.2013 | Комментарии (0)

Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Архив
Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz