Вторник, 23.04.2024
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Бүлекчәләр
Сарман районы атамалары [2]
Сарман районы диалектлары [1]
Сарман районы жаргоннары [1]
Сарман турында презентацияләр [0]
Авылларыбыз тарихы [6]
Сарман турында тикшеренү эшләре [3]
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 74
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Главная » Файлы » Сарман турында тикшеренү эшләре

Туган ягым - Сарманым
14.12.2011, 11:28

Туган як! Туган җир! Туган туфрак!  Туган төбәк!  Туган табигать!  Һәрбер кеше өчен  нинди  газиз, тирән мәгънәле сүзләр! Алар һәркем йөрәгендә яши һәм вакытлар үтү белән тагын да байый, тулылана, ачыграк төс ала бара. Туган якның бай тарихы һәм культурасы, табигате һәм көнкүреше-болар барысы да кече яшьтән үк балалар тормышының бер кисәгенә әверелә.  Безнең  аңыбыздагы  һәм  тойгыларыбызда чагылган   таныш  урыннар,  акрынлап, Ватан  образын  күзалларга  ярдәм  итә. Туган  якны  өйрәнү  халык  культурасының гасырлардан  килгән  традицияләрен, халыкның  зур  һәм матур  эшләрен  аңларга булыша. Туган илебезгә, аның үткәненә,  бүгенгесенә һәм  киләчәгенә  мәхәббәт  хисләре  тәрбияләүдә  туган  якны өйрәнүнең  мөмкинлекләре аеруча зур.
     Безнең  Сарман  ягы  турында  сүз  кузгалганда, беренче  булып  аның  җырларга кергән тугайлары, тугаенда сайраучы пар сандугачлары, шул сандугачлардан калышмаучы мәшһүр җырчылары күз алдына килеп баса.
Алар  турында  бар  дөньяга  бәян  итүче шагыйрьләребез, язучыларыбыз да байтак. Аларның иҗатында тирә-юнь гүзәллеген ачучы әсәрләр зур урын алып тора. Эзләнү эше  Сарман  районы  территориясендәге  табигый  һәйкәлләрне  барлау һәм аларның  якташ  дипләребез  иҗатында  чагылыш  табуын  өйрәнү  максатыннан чыгып эшләнде. Моның  өчен табигый һәйкәлләргә сәяхәтләр ясалды. Бу сәяхәтләрдән  соң  якташ  әдипләребезнең,  язучыларыбызның  иҗатларына  күзәтү ясалды.  Әдәби  әсәрдә  телгә  алынган  урын, аның  әдип  тормышында  тоткан урыны чагыштырылды, нәтиҗәләр ясалды.
     Табигать темасы әдәбиятта мәңгелек тема, туган як, ватан төшенчәләре белән бербөтен, аерылгысыз. Ул әсәрләрдә кеше образын тудыру өчен актив кулланыла. Биредә кеше табигатьнең бер өлеше итеп карала, аның холык-фигыле һәм эчке халәте табигатьтәге үзгәрешләр аша күрсәтелә. Табигать образының аллегорик образ буларак кулланылуы еш күзәтелә. Әсәрләрдә кеше табигать белән каршылыкка керә һәм без аның табигатьтән ерагаюы зур проблема булуын, кешегә афәт китерү мөмкинлеге ачылуын күрәбез. Эзләнү барышында менә шушы проблеманы ачуга юнәлдерелгән эш алып барылды.
Табигать без – балаларына гаҗәеп хәзинәләр биргән. Сый-нигъмәтләр белән туендыручы кара туфрак, сулар һава, эчәр су. Болар – бәяләп бетергесез байлык: берсе генә  булмаса  да, җирдә  тормыш юк. Чишмәләр – тереклек чыганагы, җир куенының  җиденче  катламнары  Аша бәреп чыгучы саф су. Зур дәрьялар, Иделебез,  Кама,  Агыйделләр  үзләренең  мул  сулары  белән  чишмәләргә  бурычлы бит. Һәр  елга  башы – чишмә,  ә  инеш – елгалар  диңгезләрне  тулыландыра.  Алар – безнең  рухыбыз, Болгар  бабаларыбыздан  шушы  көннәргә  кадәр килеп җиткән бай  мирас. Нәсел  башларыбыз  үз  авыл, шәһәрләрен  нәкъ  менә  чишмә, су буйларына  корганнар,  суның  кадерен белгәннәр. Чишмәләрне халык гомер-гомергә яраткан, кичке уеннар су бенда үткән, гашыйк парлар чишмә буенда вәгъдәләр бирешкән. Көянтә чиләк белән су буена төшкән кызларны егетләр күзләгән. Һәр авылның иң хөрмәтле, иҗтиһатлы картлары чишмәләрне карап, барлап торганнар, кизләүләргә кибәргә ирек бирмәгәннәр.
     Чишмәне савыктыру, иң башлап, күңелләребезне савыктыру ул. Чөнки чишмә – су чыганагы гына түгел, рухыбыз көзгесе. Чишмә суларыбыз алдагы буыннарга аларны яңартучыларның рух җылысын алып барыр. Көмеш агымнар авыруларны сихәтләндерер, хезмәт кешесенә көч-куәт бирер, милләтнең рухын ныгытыр.
Гасырлардан гасырларга чишмә безнең халык өчен илһам чыганагы булган. Ул җырларда туган як белән тәңгәл куела.

Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.
(Г.Тукай "Туган авылым”)

     Җир – Анабыз  биргән  иң  зур  байлыкларның  берсе – ул  эчәр  суыбыз. Ә  эчәр  су  дигәндә, без инде, иң   беренче  итеп, өянкеләр  күләгәсеннән   бәреп   чыккан   саф чишмәләребезне   күздә   тотабыз.  Чишмә   булган   җирдә   яшеллек   тә,   сайрар кошлар да, аерым бер ямь дә була.  Су, һава, җир – бер чылбыр. Шуларның берсе генә сау булмаса да, кеше үзе сәламәт була алмый.  Чишмә челтерәгәнен тыңласаң - колакларың изри, бер йотым салкын суын эчсәң, җаның сихәтләнә.

Куак үсә тавында,
Ә аста – чишмәләре.
Яннарында ял итмичә,
Су эчми китмә әле.
Тезелеп ага чишмәләре,
Кыйбла якка карап.
Шул чишмәләрне сагынып,
Авылыма кайтам кабат.
("Туган як чишмәләре”)

Табигать – Анабыз Сарман якларын дәрьялар белән бизәмәсә дә, татлы сулы чишмәләребез бихисап. Алар Минзәлә, Мәллә, Урсала, Игәнә кебек елгаларыбызны су белән туендырып тору белән беррәттән, гаҗәеп ял урыннары, тирә-якның бизәге. Матурлыгы, бизәлеше белән таң калырлык, кабатланмас архитектура үрнәге булган бу чишмәләрне төзекләндерүдә "Җәлилнефть” идарәсенең өлеше искиткеч зур. Алар җир куеныннан кара алтын чыгару белән бергә, табигатьне саклау, яшәртү буенча күп төрле эшләр башкаралар. Безнең "Җәлилнефть” идарәсе көче белән генә дә җиде дистәләп чишмә үзенең икенче тормышын башлады, алар хозурланырлык ял урыннарына әйләнде. Суның сафлыгы да күз угында тотыла, химик составы да тикшерелеп торыла. "Ташлыяр” чишмәсе, "Әүлия”, "Кара-каршы пар чишмә”, "Алтын ай”, "Урман чишмәсе” һ.б. Исемнәре дә җырлап тора! Идарә җитәкчелеге, инженер-техник хезмәткәрләр, эшче-нефтьчеләр көче белән булдырылган бу гүзәллекнең шаһиты булу безгә дә насыйп булды. Табигый һәйкәлләрне өйрәнү максатыннан   татар  теле  һәм  әдәбияты  укытучысы  Шәйдуллина Ландыш Камил кызы белән без дә сентябрьнең матур бер көнендә дистәдән артык чишмәдә экскурсиядә булдык. Һәр чишмәнең суыннан авыз иттек, милли киемле кызлар фотога төште.
     Сәяхәтебез "Алтын ай”, "Кызыл бакча”, "Зәки чишмәсе”, "Бәллүр чишмә”, "Юкәле”, "Урман”, "Яшьләр”, "Сабантуй”, "Өч чишмә”, "Тырыш”, "Болгар” чишмәләре аша үтте. Исеме матур, кемнәр куйган диярсең. Нефтьчеләребез исемнәрне куя белгәннәр, җырлап торалар.  Әйе, гаҗәеп фантазия, хезмәт, сабырлык салынган. Һәр чишмәне бизәүдә табигый материалларга өстенлек бирелгән. Иң әһәмиятлесе: бер генә агач та кирәксезгә киселмәгән, аларны җайлап кына гомуми бизәлешкә кертеп җибәргәннәр. Челтерәп аккан чишмәләрнең суларын зур суга алып чыгучы ярлары да таш белән түшәлгән, осталык белән күперчекләр салынган, читәне дә үрелгән, коймасы да тотылган. "Зәки чишмәсе”нең тынычлыгын күккә ашып торучы торна "саклый”,  читәннән үреп эшләнгән оясында йомыркаларыннан менә-менә балалары чыгар кебек. Барыбыз да бу матур манзарага таң калдык.
Урсала елгасы аркылы салынган күпер, ике якны тоташтырып ниндидер серлелек өсти сыман. Һәр чишмә янында ял итү өчен менә дигән өстәле, урындыгы, учак ягу урыннары хәстәрләнгән. Тагын шунысы сөендерде: чишмә тирәләрен чәчәкләр бизи, инде көз җитүенә карамастан, шау чәчәктә утыралар.
Без экскурсиядән табигый һәйкәлләребезнең торышы өчен сөенеп, шатланып кайттык.
Сарман районы табигатьнең иң матур җиренә урнашкан. Халкы ачык, киң холыклы, талантлы, җырга-моңга оста. Районыбызга багышлап күп кенә җырлар да иҗат ителгән. Шуларның берсе "Җидегән чишмә” җырын иҗат иткән Сара Садыйкованың истәлекләреннән:
/Сара Садыйкованың Гомәр Бәширов белән бергә эшләүләре турында сөйләве/
"Зур әдибебез Гомәр Бәширов белән мине "Җидегән чишмә” дуслаштырды. Г.Бәширов миңа "Җидегән чишмә” сүзләрен тәгъдим иткәч, мин бик куандым һәм бик каты кайгыга калдым. Шундый шигъри, музыкальный сүзләргә ниндирәк көй кирәк булыр икән, дидем. Чөнки анда челтерәп аккан таулар эченнән улакка агып чыккан көмештәй саф суы да бар. Шул улакка җанкай җанашы өчен багышлап көмеш йөзек салып калдырган саф күңелле, матур авыл егете дә бар. Һәм чәй суы алып кайтырга дип иртә таңнан көмеш чулпыларын чыңгылдатып чишмәгә суга килгән иртәнге чыктай саф, балкып килгән таң кебек матур, чиста, илаһи нурлы авыл кызы-яшь кыз да бар. Ә менә шушы матурлыкларга карап торган, җем-җем итеп торган җидегән йолдыз да бар. Менә шушы образларны җыеп тасвирлый торган бай, киң, саф, матур көй кирәк. Мин ул көйне бик озак эзләдем. Үземне шул чишмә янына илтеп куйдым. Гомумән мин бик күп көйләремне кырларга чыгып, болыннарда, су буйларында, таллар арасында, кешеләрдән качып, табигать белән күзгә-күз калып, табигатьнең илаһи моңнары астында тибрәлеп, табигатьнең гүзәллегенә сокланып, йөрәгемне аңар ачып, барлык сагышларымны аңа сөйләп, аның белән серләшеп, күңелем йомшап, күңелемне бушатып, куанып, шатланып, зәңгәр һаваларга карап сайраган тургай кебек мин дә җырлый башлыйм. Менә шулай җырлый-җырлый, моңлана-моңлана "Җидегән чишмә” дөньяга туды. Ул җыр Гомәр Бәшировка бик ошады. Чөнки Гомәр Бәшировта халык йөрәге, халык моңы, халык шатлыгы яши. "Җидегән чишмә” Гомәр Бәширов белән безнең уртак шатлыгыбызга әйләнде. "Җидегән чишмә” көе киң адымнар белән атлап, халыклар массасына кереп китте. Без халык күңеленә керердәй җыр иҗат иткәнбез икән бу шатлык түгелмени, бу бәйрәм түгелмени?! Бу шатлык, бу бәхет безгә картаерга ирек бирми.” (Видео язма истәлекләреннән алынды)
Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева саф чишмәдәй челтерәп – чыңлап аккан ягымлы – йомшак тавышы, сылу матур буй сыны, тыйнаклыгы белән тамашачы күңелен әсир итте. "Җидегән чишмә” җыры халыкка аның башкаруында барып иреште. Татар бәгыренең иң нечкә, нәфис кылларын тибрәндергән бу моң бүген дә Зөһрә җыры булып кала.
Районыбызның табигать һәйкәлләре һәм авыл тормышы якташ язучыларыбыз әсәрләрендә дә киң чагылыш таба.
Олы дәрьялар, чал Идел нигә мул сулы, саекмый? Үзәнлекләр аша салган юлында аңа нинди генә чишмәләр егәрлек өстәми, нинди генә елгалар килеп кушылмый! Әнә шулардан көч алып, куәтләнә дөрьялар. Якташыбыз Әзһәр Габидине мин безнең данлы традициясе булган татар әдәбиятын тулы канлы итеп яшәтү өчен үз иҗаты белән аңа килеп кушылган әнә шундый елгаларга, чишмәләргә ошатам. Чишмә башы... Ул һәркайда да җир өстенә бәреп чыкмый, чыга алмый. Моның өчен үзенә юл салырдай куәтле су катламы булу һәм, ниһаять, аның өскә, кояш нурларына тартылуы зарури. Әзһәр Габиди – әнә шундый чишмәләрнең, талантларның берсе.
Утыз елга якын гомерен киләчәк кешесе – балалар укытуга, аларда туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүгә багышлаган Әзһәр Габиди 1926 нчы елның 26 нчы сентябрендә Сарман районы Чукмарлы авылында туа.
Аның тормыш юлы чордашларыбызныкыннан әллә ни аерылмый. Авылда җиде классны тәмамлый. Аннары Сарман урта мәктәбендә укый. 10 нчы классны тәмамларга да өлгерми, фронтка китә. Ерак Көнчыгышта япон самурайларына каршы көрәштә катнаша, яралана. Озак вакытлар дәваланганнан соң, 1947 нче елда туган авылына кайта.
Әзһәр Габиди башлыча балалар шигъриятенә хезмәт иткән. Шигырьләрендә туган як, андагы кызыклы вакыйгалар турында яза.
Шагыйрьгә әдәбияттагы казанышлары өчен Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия бирелә. Ул 1992 нче елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булган. "Әзһәр ага ни турында язган соң?” дип баш ватарлык түгел. Ул җитмәгән, ул кайгырту күрсәтмәгән тараф бөтенләй юк сыман. Милләтебезнең үткәне һәм киләчәге, бетеп бара торган авылларның үкенечле язмышы, көннән-көн коргаксый барган табигать, сөенечле яки үкенечле мәхәббәт, сугыш чоры хатирәләре, сагындыргыч яшьлек... аларны санап бетереп буламени? Әзһәр ага кайсы гына темага алынмасын, фәкать үзе белгәнне һәм йөрәк аша кичергәнен язган.
Әзһәр Габиди – 6 китап авторы. "Без – яз дуслары”, "Тапкырҗан табышмаклары”, "Без бергә”, "Өч киңәшче”, "Кошчыгым”, "Таң сәгате” исемле җыентыклары Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты. Эстетик зәвык белән эшләнгән, укучыларны үзенә чакырып торучы бу китапларның эчтәлеге дә бай, күңелгә ятышлы, йөрәккә якын. Якташыбызның 1989 нчы елда чыккан "Таң сәгате” дигән китабына бераз тукталып үтәм. Тышлыгында – таң атуы турында дөньяга аваз салучы мәгърур кызыл әтәч рәсеме. "Таң сәгате” шигырендә әйтелгәнчә, үз "трибунасыннан” ул безгә хәерле иртә тели. "Шулай гына була күрсен”, ди күңел. Бу теләк барыбызның да йөрәгенә сары май булып ягыла. Үз "артеле”нең иминлеген, хәерлеген кайгыртып, аны таратмыйча дус яшәтә белгән авыл әтәчләреннән дә үрнәк алып куясы килә. Бигрәк тә хәзерге ыгы-зыгылы, кан коешлы заманда. Әзһәр абыйның шигырьләрендә табигать һәм кеше бер бөтен булып чагыла. Алар – аерылгысыз дуслар, туганнар. Бала бакчадагы җиләкләргә "син” дип дәшә:
- Нәрсәдән син болай тәмле,
Әйт әле җир җиләге?
Мин югында әллә әни
Сиңа шикәр бирәме?
Ә җиләкнең җавабы әзер:
- Син яраткан тәмле балны
Мин, дустым, җирдән алам.
Ә битемне, алсулатып
Кояш нурына манам.
Җиләк – кояш һәм җир җимеше. Ана җимеше – бала. Без аларның берсен дә аерып карый алмыйбыз. Барысы да табигать бүләге. Бер уйласаң, бик гади, һәркемгә билгеле нәрсә. Ә бит табигатьтәге бердәмлекнең бозылмаска тиеш икәнлеген, кызганычка каршы, әле күп кенә олы башлы абзыйлар да бәяләп бетерә алмыйлар. Бала моны тәпи басу белән канына сеңдереп үсәргә тиеш.
Әзһәр ага 55 еллык иҗат сандыгындагы татлы җимешләрнең барчасын да халык табынына тулысынча тезеп яшәгән. Әдәбият бүгенгедәй кадерсез заманда гомере буе Сарман районының Чукмарлы авылында яшәп иҗат иткән ялкынлы әдип Әзһәр Габидинең дә теләктәш дуслары, ярдәмчел энеләре чиксез-чутсыз булган.
Ул 75 яше тулырга бер ай калганда каты авырудан вафат була. Дуслары һәм якташлары аны онытмый. Вафатының еллыгын үткәргәндә, Чукмарлы мәктәбенә аның исемен бирәләр, шагыйрь хөрмәтенә шунда музей пәйда була.
Шагыйрь Әзһәр Габиди әнә шундый фидакарьләрнең берсе була. Ул һичкайчан зур биеклекләргә омтылмаган. Иҗат иткән бары. Сабыйлар өчен язган. Сарман төбәгенең кабатланмас гүзәл табигатен, аның хезмәт сөйгән халкын олылаган. Гашыйк булып язган. Сокланырга тырышып, башкаларны да үзе артыннан ияртергә омтылып иҗат иткән. Әнә шуңа да Әзһәр Габиди шигырьләре үзенең тормышчан гадилеге, эчкерсезлеге, самимилекләре белән күңелне җәлеп итәләр.
Аларда син үз күңелеңдә туып та, әлегәчә сүзләргә әверелмәгән хисләр, уй-тойгыларның өермәсе белән очрашкандай буласың. Шуңа да шагыйрьнең күп кенә юллары йөрәктә уелып кала һәм әледән-әле хәтергә килеп уйландыра, күңелне яңа ераклыкларга әйди.

Яшь агачлар җырын тыңлаганда
Чалынып китсә безнең чалымнар,
Урман кырындагы имәннәр без,
Урман кырындагы чаганнар.

Әзһәр Габиди гомере буе авыл балаларына әдәбият һәм татар теленең серләрен өйрәткән укытучы. Әдәби түгәрәкләр җитәкләгән остаз. Болар һәммәсе янә бер мәртәбә аның чын фидакарьлеге, тыйнаклыгы һәм игелеклелеге хакында сөйли.
Фронтовик шагыйрь Сарман җирендә туып, дөньяга, туган халкына һәм татар әдәбиятына булган мәхәббәтен түкми-чәчми үз укучысына җиткерү бәхете белән рухланып, илһамланып яшәгән.

Гомере буе янып йөргәнгәме,
Җирдән иртә китә шагыйрьләр.
Әйтелмичә кала күпме сүзләр,
Язылмыйча күпме шигырьләр?!

Сарман районы Каташ-Каран авылы егете Нияз Акмаловның беренче шигырьләре мәктәп еллары чорына туры килә. 1965 нче елны "Яшь ленинчы” газетасында "Кызык сорау”, "Оялып ала”, "Күп белә”, "Үзенчә” исемле сигезәр юллы дүрт шигыре басылып чыга.
Агымсудай еллар ага тора, яшь шагыйрьнең тавышы һаман көрәя, ныгый, үзенә генә хас авазы, төсмерләре, моңы ягымлылана бара. Исеме дә "Татарстан яшьләре”, "Социалистик Татарстан” газеталарында, "Ялкын”, "Азат хатын”, "Казан утлары” журналларында, "Идел” альманахында әледән-әле күренә башлый. Ниһаять, ул 1986 елда "Учак” исемле беренче җыентыгын бастырып чыгарды. Тәүге шигырь белән беренче җыентык арасында нәкъ 20 ел вакыт ята.
Әйе, Нияз Акмалов шигърияткә озак, укучыга әйтер сүзе булгач кына кулына каләм алды, шигырьләренең художество эшләнешенә, сәнгатьчә камиллегенә ышаныч белән карый башлагач кына килде. Шуңа аның шигырьләрендә һәр сүз саллы, үз урынында. Моны шагыйрьнең ихластан тыйнак кына әйтелгән түбәндәге шигъри юлларыннан күреп була:

Җыр елгасы!
Ерак юллар аша
Һаман дәште синең тавышың
Еллар мине бераз салмак итте,
Тирәнәйде ләкин агышым.
Үзәгеннән синең аксам да мин,
Каксам да мин ярга моңымны,
Туган якның көмеш суы белән
Көчәйтергә тиеш агымыңны!
Җыр елгасы!
Синең ярларыңда
Диңгез киңлекләре тиң безгә!
Гомер буе мин дә, җырлый, җырлый,
Аксам иде шулай диңгезгә...
/”Җыр елгасы”/

Сарман ягы Сабантуй батырлары, Илһам Шакиров кебек җырчылары белән мәртәбәле як. Бу якларда туып-үсү мәртәбә булса да, бик җаваплы. Нияз Акмаловның һәр юлында әнә шул җаваплылык сизелеп тора. Ул үз җырларын күкрәгендә йөртә.
Якташыбыз үзенең укучыларына "Үз урамым” (1988 нче ел) исемле повестьлар җыентыгын бастырып чыгарды. Аңа өч повесть тупланган. Турысын әйтергә кирәк, Нияз Акмалов яңа жанрда да үз урынын тапкан. Нәни укучылар да, зурлар да кызыксынып, мавыгып һәм тетрәнеп укырлык повестьлар иҗат иткән. Китап "Серле авазлар” исемле фантастик әсәр белән башланып китә. Мәгълүм булганча, фантастик әсәрнең конфликты тирән һәм катлаулы, маҗаралы, мавыктыргыч һәм кызыклы булуы, аларга нинди дә булса фәнни проблема салынуы һәм аның кеше эшчәнлегендә чагылуы зарури. Ул шул вакытта гына укучының фикерен уята. Автор моны бик оста тоеп, белеп эш иткән диеп әйтәсе килә. Ул геройларын эштә, хәрәкәттә күрсәтергә, уй-тойгы, кичерешләрен тормышчан ышандырырлык итеп бирергә омтылган.
Китаптагы кылганнары өчен намусын һәм җәмгыятьчелек алдында җаваплылык проблемаларын күтәргән "Үз урамым” повесте да мавыгып һәм тетрәнеп укырлык. Әсәрнең үзәгендә Таһир, аның сабакташлары, аларның холык-фигыльләре, кылган эшләре... Повестьны укыган кеше Таһирның чыгарылыш кичәсендә әйткән сүзләренә игътибар итмичә калмагандыр. Ул болай ди:
- Дусларым да, укытучыларым да мине зур спортта уңыш казаныр дип уйлыйлар. Тик хәзер монысы минем өчен үзмаксат түгел, алга таба мин кем булырмын, кайларда эшләрмен – билгесез. Тик шуны яхшы беләм: кем генә булсам да, минем үз урамым, якты, матур, тыныч урамым булыр. Мин гомер юлымда әнә шул урам буйлап атлаячакмын.
Аңлашыладыр, автор, баланың физик һәм рухи, әхлакый үсешен калкурак һәм җегәрлерәк күрсәтү максатында, үзе башкалардан рәнҗетелән герой образын әсәрнең үзәге итеп куя һәм аның хакындагы сүзне кешелек горурлыгы проблемалары белән тыгыз бәйләнештә тикшерә. Әсәрне укыган һәр кеше бу фикергә кушылыр дип уйлыйм.
Якташыбыз Нияз Акмалов турында сүземне йомгаклап шуны әйтәсе килә: без – райондашлары гына түгел, әдәбият сөюче барлык укучылар да киләчәктә аннан матур-матур әсәрләр көтәргә тулы ышанычыбыз бар.
Якташыбыз Клара Булатова шигърияткә 50 нче елларның азагы – 60 нчы елларның башында, үз заманының ашкынулы уй-кичерешләрен, оптимистик күтәренке рухын чагылдырган Яшьлек, Мәхәббәт җырчысы буларак килеп керде.
Үзенең чирек гасырдан артыграк гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган шагыйрә 1936 нчы елның 18 нче мартында Сарман районы Татар Карамалысы авылында туа. Ул әдәбиятка гашыйк семьяда үсә. Әнисе озак еллар мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта. Ә әтисе Гариф ага үзе дә заманында шигырь, зарисовка, очерклар яза. Болар шигъри җанлы кызларына йогынты ясамый калмаган.
Ул Ләке җидееллык мәктәбендә укыганда ук шигырьләр яза башлый. Сарман урта мәктәбендә укыганда инде район газетасы каршындагы әдәби түгәрәкнең иң актив члены, аның өметле каләм тибрәтүчесе була. Аннан тормыш аны Казанга – В.И.Ленин исемендәге Дәүләт университетына алып килә.
Авторның үзе туып үскән төбәккә багышлап язылган шигырьләрендә дә канатлы яшьлек ашкынуы һәм изге туган җир туфрагы бербөтенгә әверелеп яши: туган якның агым сулары кебек лирик героебызның йөрәге ярсу, туган як таңнары кебек үк аның йөзе алсу. Күкләренең зәңгәрлеге – күзләрендә, кырларының иркенлеге күңелендә... Кыскасы, яшьлеккә хас тойгылар бәрелешеп, ташкын хисләр өермәсен – туган як шигырьләренең һәр сулышында тоеп торабыз:
Шушы яктан, шушы туфактан без:
Китә калсак үзгә бер якка –
Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап,
Өянкеләр елап озата.
("Шушы яктан, шушы туфактан без”)
Клара Булатова шигырьләре хис-кичерешләргә бик бай, алардан моң агыла. Шуның өчен дә шагыйрә матур-матур җырлар авторы буларак танылды. Җырларда туган як, мәхәббәт темасы үзәк урынны алып тора. Филология фәннәре кандидаты Рәфкать Шагиев: "Төбәгебезнең асылын ачкан "Шушы яктан, шушы туфрактан без” дигән әсәре өчен генә дә аны җырчы-шагыйрә дип атап булыр иде. Ә аның андый әсәрләре санап бетергесез”, - ди.
Клара Булатова – лирик җанлы, романтик рухлы, фәлсәфи карашлы, гражданин хисле әдибә. Ул – бөтен җаны-тәне белән авыл шагыйрәсе, яшьлек, мәхәббәт җырчысы. Аның шигърияте – хыялның һәм илһамның мәңге саекмас, мәңге кимемәс чишмәсе булган табигатьтән, "өянкеләр елап, таллар җырлап төшкә кергән” туган җирдән, ата-бабаларыбыз үткән, замандашларыбыз нык басып барган юлдан. Шуңа күрә әдибәнең туган авылының тургай моңлы алсу таңнарына, сандугач җырлы айлы кичләренә, зәңгәр рәшәле күксел тауларына, ак каенлы, шаулы усаклы, горур имәнле урманнарына, чәчәкле болын-тугайларына, тук башаклы басу-кырларына, язгы-җәйге яңгырларына, шул яңгырдан соң калыккан салават күперләренә, кыскасы, аның һәр бизәк-нурына үз җыры, үз сүзе бар.
Тагын шуны да әйтергә кирәк: шушы гүзәл табигать фонында шагыйрәнең лирик "мин”е үсеп чыга. Ә ул – киң күңелле, кешелекле, матурлыкка, батырлыкка омтылучы тынгы белмәс замандашыбыз. Шагыйрәнең мәхәббәт лирикасы да гаҗәп моңлы. Лирик геройның кешене аклыкка, пакълыкка, батырлыкка әйдәүче, аңа көч-куәт бирүче мәхәббәте керсез саф.
К. Булатова табигать гүзәллегенә сокланып, матурлыкка хозурланып, яшьлекнең һәм мәхәббәтнең татлы һәм газаплы хисләре белән генә исереп гомер үткәрми. Ул яшәү һәм аның мәгънәсе, гомер һәм аның кадере, бәхет һәм аның чын асылы турында уйланып, халык, дөнья язмышы, ил иминлеге турында борчылып, аларны йөрәге аша үткәреп, заман рухы, чор сулышы белән яши. Шагыйрәнең бу төр шигырьләре шуның өчен дә күңелгә якыннар.
Шигырьләреннән күренгәнчә, К. Булатова нинди генә темага алынса да, аны ныклы өйрәнеп, ягъни үзен чолгап алган дөньяны, гомумән, тормышны өйрәнеп, бигрәк тә табигать күренешләренә мөрәҗәгать итеп, шулар аша кеше күңеле, кичерешләре белән бәйле хәл-вакыйгаларны сурәтләргә, гади генә шул хәл-вакыйгаларга олы мәгънә салырга ярата.
Энҗе сипкән, чык төшкән,
Дога иңгән һәр төштән
Чишмә типкән җирем син;
Кер чайкаган инештән
Челтер-челтер көмештәй
Көйләр откан җирем син.
Күңелебездә рухи төшенкелек вакытында К. Булатованың шигырьләр җыентыгын кулыбызга алабыз, һәм уйландыра, моңландыра, сөендерә, көлдерә торган әсәрләр бездә хисләр уята. Шуның өчен дә аңа безнең белән яшәве, иҗаты өчен рәхмәт әйтәсе килә.
Татарстанга күренекле җырчылар, язучылар, шагыйрьләр, сәнгать, мәдәният, дәүләт эшлеклеләре, Хезмәт алдынгылары биргән Сарман ягы бүген дә тулы канлы тормыш белән яши. Районыбыздагы рухи тормыш саекмас чишмәне хәтерләтә. Язын да, җәен дә, кышын да, көзен дә туктап тормый ул, елның һәр фасылында үзенең яңа төсләрен табып челтери-челтери ага да ага. "Сандугачлар кунып кайда сайрый? – Сарман буйларында тирәктә”, - дип, юкка гына җыр иҗат итмәгән халкыбыз. Сандугачлар тырыш, эшчән, дәртле, моңлы кешеләр тирәсенә ияләшә. Менә шундый сандугачтай җыр сузучы, тырыш, эшчән халкыбыз белән ничек горурланмыйсың!
Хезмәтемне төгәлләп шуны әйтәсем килә: туган җир табигате турында кайгырту – үз балаларыбызның һәм оныкларыбызның киләчәге турында кайгырту ул. Шуңа күрә кешенең кул хезмәте белән тудырылган бу хозурлыкны саклау өчен барыбыз да тырышсак, чишмә тирәләрен чистарту өмәләрендә катнашсак иде. Әйләнә-тирә табигатькә сак мөнәсәбәт безнең яшәү рәвешенә әйләнсен иде.

 

Категория: Сарман турында тикшеренү эшләре | Добавил: Админ
Просмотров: 23565 | Загрузок: 0 | Комментарии: 49 | Рейтинг: 4.5/4
Всего комментариев: 2
2 Stephencype  
0
Мобильная эротика и виртуальный секс - <a href=https://pornopda.xyz/virt/sexcard/33883-devushki-besplatno-hotjat-seks-telefon-mnenija-uchastnikov-sajta-o-virtualnom-sekse-po-kompjuteru-i-mobilnomu-ch3.html>Девушки бесплатно хотят секс телефон. Мнения участников сайта о виртуальном сексе по компьютеру и мобильному ч.3</a>, способствует развитию культуры сексуальных возможностей и автономии. Поощряя людей исследовать свои желания на собственных условиях, эти платформы помогают разрушить представление о том, что секс должен контролироваться или диктоваться внешними силами. Вместо этого они продвигают представление о сексуальности, основанное на согласии, удовольствии и взаимном уважении.
В мире, где сексуальность часто контролируется и ограничивается, мобильная эротика предлагает маяк надежды и возможностей. Это напоминание о том, что каждый заслуживает права свободно и без страха осуждения исследовать свои желания и получать удовольствие от жизни.
Номер телефона для знакомств и вирта, а также <b>Секс где разговаривать по телефону : секс по телефону с МТС и Билайн <a href="tel:+78095056850">+7-809-505-6850</a>. Можно позвонить с мобильного и городского телефона, а также заказать обратный звонок вирт по телефону телеграм </b> после оплаты картой девушка позвонит на ваш телефон.

Если вы ищете дополнительный источник удовольствия, который доступен в любое удобное для вас время, то секс по телефону именно то, что вам нужно. Вам больше не придется ограничиваться рамками обычной интимной жизни.
Мы гарантируем полную конфиденциальность и анонимность наших услуг <a href=https://pornopda.xyz/virt/sexcard/34056-vot-pochemu-seks-polezen-pri-stresse-klassnyj-virt-v-rajone-filevskij-park-i-krasotki-rajona-v-onlajn.html>Бесплатно секс по телефону</a>. Вы можете быть уверены, что ваша личная жизнь останется только вашей тайной.
В последние годы виртуальный секс и удовлетворение на расстоянии, переживает всплеск популярности, во многом благодаря достижениям в области технологий и изменению отношения к сексуальности. Поскольку смартфоны становятся неотъемлемой частью повседневной жизни, все больше и больше людей обращаются к своим устройствам, чтобы исследовать свои желания и общаться с единомышленниками.
Одним из ключевых факторов роста спроса на <a href=https://pornopda.xyz/virt/sexcard/33903-telefon-davajte-hochu-seks-otzyvy-gostej-sajta-o-virte-s-oplatoj-po-karte-udobnaja-forma-dlja-gorjachih-razgovorov-ch23.html>Операторы именами Марина, Алина, Елена: мнения и впечатления мужчин из крупных городов об их работе. Секс пары телефоны – номера мобильных для общения вместе с супругой/супругом</a>, является доступность цифрового контента. Всего несколькими нажатиями на телефоне вы получите доступ к огромному количеству чувственных изображений, видео и историй, адаптированных к вашим личным вкусам и предпочтениям. Эта простота доступа помогла демократизировать эротику, сделав ее более инклюзивной и доступной для людей любого происхождения и идентичности.
Самые горячие разговоры <b>секс по телефону со зрелыми </b> только у нас!

Кроме того, мобильная эротика - <a href=https://pornopda.xyz/pornopda/other-vid/10653-blondinka-britni-bet-lyubit-seks-mashiny.html>Вагинальный секс в порно молоденьких дам</a>, предлагает уровень интерактивности и вовлеченности, с которым традиционные формы эротики просто не могут сравниться. Эти платформы — от захватывающих виртуальных впечатлений до функций чата в реальном времени — позволяют пользователям общаться с другими способами, которые кажутся интимными и личными.
Но с ростом популярности возникают новые проблемы и соображения. Поскольку развлечения на сайтах становятся все более популярными, для платформ важно уделять приоритетное внимание безопасности и конфиденциальности пользователей, внедряя надежные меры безопасности для защиты от преследований и злоупотреблений.
В целом, рост спроса на секс в виртуальной среде, представляет собой сейсмический сдвиг в том, как мы взаимодействуем с сексуальностью и желанием. Используя возможности технологий, эти платформы помогают создать более инклюзивный и свободный мир эротики для всех.

1 SergKeple  
0
<a href=http://zmkshop.ru/stati/proizvodstvo-svarnykh-konstruktsiy/>двутавр нестандартные</a>

Имя *:
Email *:
Код *:
Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz