Пятница, 29.03.2024
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Бүлекчәләр
Сарман районы атамалары [2]
Сарман районы диалектлары [1]
Сарман районы жаргоннары [1]
Сарман турында презентацияләр [0]
Авылларыбыз тарихы [6]
Сарман турында тикшеренү эшләре [3]
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 74
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Главная » Файлы » Сарман турында тикшеренү эшләре

Г өлшат апа, гел шат апа
04.12.2011, 16:43
Шагыйрә Гөлшат апа Зәйнәшева шаян холыклы, шат күңелле,

үзеннән дусларча көлгәннәргә ачу сакламый, үзе турында сөйләнгән

мәзәкне ишеткәч, кара көйми, башкаларга кушылып, үзе дә

рәхәтләнеп көлә торган шәхес иде, хәтта үзенең тышкы кыяфате

турында үзе тамакмаклар чыгарыр дәрҗәдәге киң күңелле хатын

иде. 1995 елда ул үзенең "Ђдђм кљлкесе (Театраль минитюралар)”

исемле китабына менә шушы сүзләрне язып, миңа бүләк иткән иде.

Хөрмәтле Рабит Батулла! Мин фәкыйрегез дә әзрәк юморист

бугай, шушы китапчыкны укып кара әле, Гөлшат Зәйнашева. 12. 02.

96.

Ул төрле җанрларда иҗат итә иде: драматургия дә (аның

пьесалары берничә китап булып чыкты, алар татар театрлары

сәхнәсендә еш куела килә), театраль миниатюралар да (эстрада

сәхнәсендә күп уйналды), җыр тесктлары да (аның сүзләренә

композиторлар тарфыннан иҗат ителгән онытылмаслык җырлар

байтак), шигырь дә (ул күп кенә шигырь тупламаларының авторы)

аңа буйсына иде. Шулар өстенә Гөлшат Зәйнәшева артистка да иде,

ул бихисап күп концерларның алып баручысы, шунда ук үз

шигырьләрен сөйләүче дә. Аны филармония, Муса Җәлил

исемендәге Академия опера һәм балет театры концертларын алып

баручы буларак, зарыгып көтеп торалар иде. Гөлшат апа атаклы

артистлар: Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Гали Ильясов кебек

олы җырчылар белән СССРны, Русияне аркылыга-торкылыга

әйләнеп чыккан шагыйрә һәм артистка.

Шушы киң колачлы иҗатында ул балаларны, сабыйларны да

онытмый, алар өчен шаян, гыйбрәтле шигырьләр-җырлар яза.

Композитор Фәтхерахман Әхмәдиев чыгарган "Кояш гомере” исемле

җыры әле һаман онытылмый, әле һаман еш башкарыла, балалар

аны һаман җырлый.

Гөлшат Зәйнәшева шушы санаганнарның берсен дә

башкармаган булса да, бары тик аның сүзләрнә атаклы

композиторбыз Рөстәм Яхин иҗат иткән "Китмә, сангугач” җыры

гына булса да, Гөлшат Зәйнәшеваның исеме мәңгеләштерелгән

булыр иде. Бу җыр үлемсез. Бу җыр һәр концертта башкарыла килә

һәм башкарылачак. Җырчыларның таланты шушы җырны башкару

осталыгы белән билгеләнәчәк. Татар милләтенең үлемсез

җырлары: "Гөлҗамал”, "Зиләйлүк”, "Карурман”, "Салкын чишмә”

кеебек җәүһәрләре белән рәттән "Китмә, сандугач” та гасырларда

сакланыр.

Шагыйрә буларак, Гөлшат апа бик бәхетле иҗатчы булды.

Язмыш аны композиторлар: Александр Ключарев, Рөстәм Яхин,

Мансур Мозаффаров, Сара Садыйкова, Бәхти Гайсин, Фәхерахман

Әхмәдиев, Зиннур Гыйбадуллиннар белән очраштырды. Алар белән

бергә иҗат иткән моңлы, дәртле җырларны башкарырга аның

юлына атаклы җырчылар Әлфия Авзалова белән Илһам Шакировны

чыгарып куйган. Бервакыт мин Әлфия ханымга:

-- Син, Әлфия апа, Гөлшат Зәйнәшева белән Зиннур

Гыйбадуллин чыгарган җырларны күбрәк җырлыйсың. Әллә миңа

гына шулай тоеламы? –дидем.

Әлфия апа уйга калды:

-- Шулайдыр... –диде ул бераздан. -- Мин халык җырлары белән

күтәрелдем, аннан атаклы композиторлар миңа ярдәм итте. Чыннан

да, Гөлшат белән Зиннур иҗат иткән җырларым күбрәк яңгырый,

ахрысы. Аларның икесе дә җир куенында инде, авыр туфраклары

җиңел булсын!

-- Амин!.. Моның сәбәбен алатып буламы?

-- Була! Без Гөлшат, Зиннур гаилә дуслары булдык. Гөлшат

белән Зинур фатирында төне буе иҗат итәбез. Гөлшат сүзләрен

яза, Зиннур шундук көй чыгара, мин шундук аны өйрәнә башлыйм.

Бу иҗади берлек иде. Икенче көнне иртүк торып радиога яңа җыр

яздырырга чабам. Аннан ул пластинка булып чыга. Гөлшат миңа

атап берничә җыр язды. "Идел буе” бик һәйбәт җыр. Гөлшат

сүзләренә Алксандр Ключарев чыгарган җыру.

Ватанымның гади бер кызы мин,

Туып үстем Идел буенда;

Чәчәк җыйдым хәтфә болыннарда,

Җыр өйрәндем сабан туенда.

Бу безнең иң беренче уртак җырыбыз иде.

Аннан соң гомеремә онытмаячакмын Гөлшатның миңа булган

игелекләрен. Иң авыр чакларымда миңа ярдәм итүче, юатучы

дустым Гөлшат булды. Ирем белән, беренче кызым (күкрәк баласы),

Җыракаем белән суык, дымлы кеше өендә яшәп ятабыз. Берзаман

өйгә камиссия килеп керде, анда Җыр-бию ансамбленең директоры,

профсоюз председателе, парторг, тагын берничә кеше, иң алдан

Гөлшат чәчрәп чыкты да:

-- Карагыз! – диде. – Җир идәндә, сабый бала туңып үләрлек

юешь салкында, атаклы җырчыгыз Әлфия Авзалова яшәп ята. Бусы

да үз өе түгел, кешенеке. Аның тавышына салкын тисә, баласына,

үзенә туберкулез йокса, кем җавап бирер?

Икенче атнаны ук бер бүлмәле фатирга күчендем, малакаем.

Рәхмәт Гөлшатка. Икенче балам туды, без дүртәү бер бүлмәдә

яшибез, тагын Гөлшат комиссия китертте, тагын өч бүлмәле яхшы

фатирга тиендем. Рәхмәт Гөлшат Зәйнәшевага.

Шагыйрьләр, язучылар арасында Гөлшат Зәйнәшеваның

шигъри иҗатына, драматургиясенә ирен кырыйлары белән генә

елмаеп караучылар да юк түгел иде. Ләкин ул иҗат иткән җыр

сүзләре моңлы көй язарга чыганак булган, аның атаклы әсәрләре

кайбер җитди шагыйрьләрнең әсәрләреннән озын гомерле икәнлеге

көн кебек ачык. "Туган җирем Татарстан” (Александр Ключарев),

"Китмә, сандугач” (Рөстәм Яхин), "Менәргә иде Урал тауларына”

(Мансур Мозаффаров), "Үз илемдә” (Сара Садыйкова), "Зәңгәр

төймә” (Халык көе), "Күл буена килсәң иде” (Зиннур Гыйбадуллин),

"Яшь гомер” (Зинур Гыйбадуллин), "Кичегеп килгән мәхәббәт” (Бәхти

Гайсин) һәм башка бик күп җырлары Гөлшат Зәйнәшевага һәйкәл

булып, озак яшәр!

Миһербан иясе, олы җанлы, кече күңелле шагыйрә Гөлшат

Зәйнәшеваның урыны җәннәттә бусмын! Амин!

                                                                             Рабит Батулла. 18. 11. 2007.

Категория: Сарман турында тикшеренү эшләре | Добавил: Админ
Просмотров: 2735 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz