Четверг, 25.04.2024
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Бүлекчәләр
Сарман районы атамалары [2]
Сарман районы диалектлары [1]
Сарман районы жаргоннары [1]
Сарман турында презентацияләр [0]
Авылларыбыз тарихы [6]
Сарман турында тикшеренү эшләре [3]
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 74
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Главная » Файлы » Авылларыбыз тарихы

Сарман тарихының кайбер битләре
07.11.2011, 21:00
Сандугачлы Сарман яклары... Әйе, җырларда җырлана торган, шигырьләргә кергән, күрсәң, күреп туймастай, йөрсәң, йөреп туймастай матур яклар бу. Ул  хуш исле аланнары,  чишмәләре, балыклы сулары элек-электән күпләрне бирегә тарткан, күркәм табигате һәркемгә якын булган. Бу төбәкне татарлар яшәгән һәр тарафта яхшы беләләр. Халык күңеленнән чыккан илаһи һәм моңлы җырлары  ничә дистә еллар инде, йөрәктән-йөрәккә күчеп, кыйтгаларны яулый бара. 
Сарманның җиләкле аланнарында тәгәрәп үскән, Минзәлә, Игәнә, Мәллә елгаларында су коенган, бәрәкәтле туфрагында иген үстергән, мал үрчеткән, "кара алтын” эзләп, тирән катламнарга төшкән кешеләре – бөтенләй үзгә. Алар, образлы итеп әйткәндә,  Сарман җилләренең телен, күгендәге йолдызларның сөйләшүен, чәчәкләренең серләшүен аңлый алалар, туган җирләре белән горурланалар. Сөйләшүгә килсәк, сарманнарның сөйләме  Казан арты татарларыныкыннан  бөтенләй аерылмый, дияргә була. Сарман – Кама аръягында, элек-электән, рухи-әдәби-мәдәни үзәкләрнең берсе. Монда халкыбызның  теле, гореф-гадәтләре кадерләп саклана.
Моң-сагыш, шатлык бергә укмашкан Сарманның үткәнендә. Бу як кешеләре ачысын да, төчесен дә татыган. Дөньяның утлы өермәләре казык башыннан түгел, сарманлылар башыннан да  үткән. Тарих битләрендә, халык күңелендә онытылмас,  җуелмас мизгелләр күп калган, гасырлардан гасырларга тормыш- яшәвебез рәвешенә тирән эз салган. Чорлар тузаны күп нәрсәне капласа да, без әле дә байтак вакыйгаларны ачыклый алабыз, данлы шәхесләребезнең тәрҗемәи хәлләрен торгызып була. Халык телендә сакланган риваятьләр, шәҗәрәләр, әби-бабайларның истәлекләре, бәет-җырлары, мөнәҗәтләре үткәннәрне күзалларга булышлык итә, тарих йомгагын сүтә һәм еракта калган еллар сукмагыннан үтә ала.
Мәгълүм булганча, Сарман җирләре борынгы Болгар дәүләтенең иң көньяк-көнчыгыш читендә булган. Элек-электән Мәскәү хөкүмәтендә Кама аръягы җирләре,  Себер җирләренә кадәр, "Башкорт җирләре” дип аталган. Кама — Агыйдел елгалары арасында борын-борын заманнарда ук төрле-төрле ырулар гомер сөргән. Бу төбәктә фин-угыр кабиләләре дә яшәгән. Бу кабиләләрнең теле соңыннан маҗар (венгр), коми, удмурт, мари, мордва, эстон, карел, фин телләрен тудыруда "чишмә башы” булган. Тарихчы С. И. Руденконың "Башкортлар” дигән китабында 1730 елда Уфа провинциясе канцеляриясендә төзелгән волостьлар исемлеге бирелгән. Анда Агыйдел, Игәнә, Ашказар елгалары буйларында Юрматы волостенең җирләре булуы күрсәтелгән. Авылларда йөргәндә, бу ыруга бәйле шәҗәрә табылган иде.  Игәнә елгасы буенда кайчандыр нугайларның юрматы ыруы кешеләре яшәвен өздереп әйтергә була. Идел-Чулман (Кама)-Агыйдел-Җаек елгалары арасындагы жирләрнең болгарларныкы булуы халык күңелендә һәрвакыт төрле риваятьләр, шәҗәрәләр аша сакланып килгән.
Хисаметдин бине Шәрәфетдин үзенең "Тәварихы Болгария” дигән китабында Минзәлә елгасының югары башында Дүсем авылы булуын яза. 
Шул ук Хисаметдин Тугаш һәм Минзәлә ханлыклары турында да искә ала. Минзәләдә Мостафа хан яшәгәнлеген әйтә. Төрле елларда табылган болгар хәзинәләре, иске кабер ташлары буенча фараз кылсак, Зәй, Мәләкәс, Минзәлә, Мәллә, Ык, Сөн һәм Агыйдел бассейннарында кешеләрнең бик ерак заманнарда ук яшәгәнен әйтә алабыз.
Инде офыкларны тагын да киңәйтә төшсәк, Чынгыз хан һәм Батый хан яулап алуларыннан соң бу якларның Алтын Урдага буйсынган җирләр икәнен күрербез. Табигатьнең кеше күпләп аяк басмаган, әле бөтенләй диярлек үзләштерелмәгән гүзәл почмагы була бу яклар. Риваятьләргә караганда, Җаек елгасы буенда хаким булган Бикчура хан һәм аның балалары монгол чирүләре чорына кадәр ук бирегә килеп чыгалар. Кайбер мәгълүматлар буенча, Бикчура ханны һәм аның 12 вәзирен Аксак Тимер җәзалап үтерткән. Бикчура хан турында Хисаметдин бине Шәрәфетдин дә "Тәварихы Болгария” китабында искә ала. Мәгълүм легендаларга караганда, Бикчура хан, Батый ханга бирелергә теләмичә, көнбатышка киткән һәм Минзәлә елгасы буенда вафат булган. Тугрылыклы дусты Әхмәт батыр аны Минзәлә елгасының уң ягында җир куенына иңдергән, диләр, үзе исә бераз түбәнрәк, суның икенче ягына чыгып, тормыш корып җибәргән һәм шунда гомер итә башлаган. Хәзер дә берничә өе булган Иске Әхмәт авылына нигезне әнә шул Әхмәт батыр салган, диләр. Аннан бирле күп сулар аккан, күп еллар, хәтта гасырлар үткәч, бу авыл яңадан калкып чыккан, монысында да аңа сулышны Әхмәт дигән кеше биргән. Ни генә булмасын, Бикчура хан нәселеннән булган кешеләр бүгенге көндә дә безнең арабызда яшиләр. Сарман авылына нигез салучы Сарман карт та әнә шул Бикчура ханнан килә. Мәшһүр галим Ризаэддин бине Фәхреддиндә дә була Бикчура ханга килеп тоташучы нәсел язулары.
Әлмәт районының Тайсуган авылында ахун һәм мөдәррис булган, легендаларга иңгән атаклы Батыршага белем биргән мулла Габдрахман Туймөхәммәт улының да (1691-1764 елларда яшәгән) ерак бабасы шул ук Бикчура хан булган. Габдрахманның бертуган агасы Әлмөхәммәт башта Иске Әлмәт авылына (ул чагында Әлмәтмулла авылы дип аталган) нигез салган. Соңрак ул,  Зәй елгасы буена барып, яңа авылга нигез сала, һәм ул авыл да Әлмәтмулла авылы дип атала. Хәзер бу урында – нефтьчеләр башкаласы Әлмәт шәһәре. Габдрахман да, Әлмөхәммәт тә Мортыштамак авылында туганнар. Әнисе ягыннан үзе дә Бикчура хан нәселеннән килгән Ризаэддин Фәхреддинов бер хезмәтендә Габдрахман хәзрәтнең шәҗәрәсен китерә.
Еллар-гасырлар узу белән, бу яклар Болгар һәм Казан ханлыгына карыйлар. Кайбер авыллар, мөгаен, шул чакта ук инде барлыкка килгәннәрдер. 1793 елгы документтан күренгәнчә, Иске Кәшер авылы (ул чагында Кәшер дип аталган) ясаклылары  Йөзәй Мәкъсутов, авыл кешеләре Йортбагыш Балтаев, Балтай Зәитов (Гаитов)лар үзләрен Бүләр волосте җирләренә язмача шартнамәсез генә, ата-бабаларыннан ишетүенчә, моннан өч йөз елдан да артык элек килеп утыруларын әйтәләр. Монда шуңа игътибар итик, алар – "Өч йөз елдан да артык элек” ди ("назад тому лет триста более же”). Өч йөз ел чамасы элек, димиләр. Димәк, бу авылга кешеләр 1500 елларда ук килеп утырганнар. Казан ханлыгы яшәгән чакта инде биредә авыл булган. Ул хәзерге Иске Кәшер авылының Кәшербашы авылы очында булган. Зираты да шуннан ерак булмаган. Иске Кәшер белән Кәшербашы (рәсми исеме Урта Кәшер) авыллары арасында, 1990 елларда юл күтәргәндә һәм 1996 елны газ торбасы өчен канау казыганда, биредә күпләп кеше сөякләре чыкты. Бу, мөгаен, борынгы шул зират урыны булгандыр. 1997 елның май аенда "Сарман” газетасы редакциясе шоферы Мөнәвир Фәрухшин белән, адәм сөякләрен канау кырына, ләхет алып, күмеп куйдык.
Казан ханлыгы чорында Кама аръягындагы жирләрне махсус ярлыклар (грамоталар) белән аерым эш күрсәткән кешеләргә бирү тәртибе булган. Аны бирү тәртибе, Казан ханлыгы яшәүдән туктагач та, сакланып кала. Теге яки бу хезмәте өчен аерым кешеләргә ерактагы жирләр, грамоталар белән, бүләк итеп бирелгән. Мәсәлән, 1595 елгы грамота буенча Сарайлы авылы кешеләренә, аерым алганда, Туктамышка һәм аның иптәшләренә Кама артындагы Кабан, Оргыды, Тәкермән, Мәләкәс, Ирнә, Карамалы, Кәүжияк, Тегермәнлек, Сөрәнчәк һәм тагын башка вак елгалар тирәсендәге жирләр бирелгән. Сарсаз Тәкермән, Дими Тарлау авылларында хәзер дә әнә шул Туктамыш нәселенең варислары яши.
XVIII гасыр ахырында да әле Саклаубаш, Өчөйле Саклау, Иман (хәзерге Иске Имән), Сарсаз Тәкермән, Чураш, Сарайлы-Бикмәт, Сөлек, Абдул, Сәет, Сәмәкәй, Күгәш, Каташ Каран, Теләнче Тамак, Сарман, Рангазар авылы кешеләре үзләрен әнә шул Туктамыш һәм аның иптәшләренең дәвамы дип исәпләгәннәр...
Болары – әз генә тарихтан.

Шундый үткәннәре белән еллар язмасына кереп калган Сарман турында байтак мәгълүматлар бар. Ә аның, район буларак, төзелүе 1930 нчы елның 10 августында. Мәйданы – 1385 квадрат метр, халкы – 36 меңләп.

Ул ел да әзрәк үзгәреп тора. Казаннан район үзәгенә – 296, Бөгелмәгә –110, Чаллыга – 60, Әлмәткә 50 чакрым.

Сарман районы элекке Александровка-Карамалы, Сарман, Иске Кәшер, Нөркәй, Языково волостьлары урынына барлыкка килгән авыл Советларына караган авыллардан оеша.

Шулай да Александровка-Карамалы волостенда булган Ташлыяр, Атлас, Кәүҗияк, Михайловка, Митрофановка авыллары – Мөслим, Иске Кәшер волостеннан Иске Михайловка, Яңа Михайловка (Ирекле) авыллары, Гөлбакча, Байлар, Зирекле, Юкәле, Наратлы поселоклары Әлмәт районы составына бирелә. Бераздан Баграж авыллары Зәй районына бирелә.
Район оешканда, халкы мең кешедән арткан авыллар: Сарман (1727), Иске Минзәләбаш (1371), Мортыштамак (1271), Саклаубаш (1267), Кәүҗияк (1227), Каташ Каран (1173), Ләке (1173), Әлмәт (1173), Мортышбаш (1121), Рангазар (1086), Сарайлы-Бикмәт (1072), Александровка (1060) булган.
Яшьләр (80), Свободный Труд (19), Культура (41), Добромысь (51), Родниково (21), Горячевка (42), Таллы Елга (28), Чияле Түбә (73), Таш Чишмә (88), Ферма Сәвекле (78), Әюп (78), Кызыл Бакча (49) авылларында һәм поселокларында халык саны йөздән артмаган.
Бу чакта районда барлык халык саны 56939 кеше, шул исәптән, татарлар 51388 кеше була. Батраклар – 174 хуҗалык, ярлылар – 3882, урта хәллеләр 8299, байлар (зажиточный) 310, кулаклар 160 хуҗалык теркәлгән. Озак та үтми, байлар һәм кулакларны туздыру, сыйнфый яктан юк итү башлана, алар өйләреннән куылалар, сөргеннәргә сөреләләр, төрмәләргә ябылалар. Милекләре ярлы-батракка бирелә.
Еллар дәвамында илләр, республикалар язмышында булган үзгәрешләр Сарманны да читләтеп калмый. Коллективлаштыру, индустрияләштерү, Ватан сугышы чорлары, аннан соңгы еллар район тарихында да үз эзләрен калдыра. Нигездә, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгән  районда "кара алтын” табыла башлый, промышленность алга китә. Сарман ягы – уңган-тырыш кешеләре белән бергә, әдәбият-сәнгатькә, җыр дөньясына дистәләгән талантлар биргән як. Урнашкан урыны куе урманнар, Кама, Ык кебек, мул сулы елгалар янәшәсендә булмаса да, соңгы елларда районда яшелләндерү, урман утырту буенча бик күп эшләр башкарылды. Район Минзәлә, Мөслим, Әлмәт, Азнакай, Зәй, Тукай районнары белән чикләшә. Аның төз, асфальт юллары илнең, республиканың, дөньяның  барлык якларына илтә...
Категория: Авылларыбыз тарихы | Добавил: Админ
Просмотров: 3624 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 2.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz