Вторник, 21.11.2017
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Бүлекчәләр
Сарман районы атамалары [2]
Сарман районы диалектлары [1]
Сарман районы жаргоннары [1]
Сарман турында презентацияләр [0]
Авылларыбыз тарихы [6]
Сарман турында тикшеренү эшләре [3]
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 71
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Главная » Файлы » Авылларыбыз тарихы

Иске Минзәләбаш авылы тарихы
07.11.2011, 20:50

Иске Минзәләбаш — Татарстан Республикасының Сарман районындагы авыл. Иске Минзәләбаш район үзәге Сарман авылыннан чакрым ераклыкта утырган.

Авыл, Минзәлә елгасы башланып киткән төбәктә булганга, Минзәләбаш дип аталганнар.

Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+4. Почта индексы — 423354.

Тарих

Минзәләбаш (Иске Минзәләбаш) авылы тарихи-статистик, тарихи-географик хезмәтләрдә искә алына. 1864 елда авылдагы 155 хуҗалыкта 499 ир-ат һәм 491 хатын-кыз яшәгән, бер мәчет булган. Бу чыганакта авылның икенче исеме Бикбулат дип күрсәтелә.

Минзәләбаш атамасы 1878 елның 19 ноябрь датасы белән тарихи документка теркәлеп калган. Авылларда янгын каланчасы төзү белән бәйләнешле чаралар үткәргәндә, «Халыкны чукындыру өчен исемлек төзиләр, чиркәү салмакчылар икән» дип шикләнгән халык акча җыю исемлеге төзергә рөхсәт бирми. Бу чуалышларда катнашкан Минзәләбаш кешеләре Шәрәфетдин Исмәгыйлов һәм Шаһиәхмәт Бикмөхәммәтов исемнәре тарихка кереп калган. Минзәлә елгасы тарихи документларда XVII йөзләрдә теркәлгән.

Иске Минзәләбаш авылында туып үскән язучы Адлер Тимергалинның дәфтәрләрендә «Минзәлә» сүзенең этимологиясенә карата түбәндәге фикерләр тупланган: «Минзәлә — Ык елгасының сул кушылдыгы. «Минзәлә» сүзен гарәпчә «мәнзил» сүзеннән алынган дигән фикер яши. Мәнзил — туктап китә торган урын, станция. Көнбатыш Себер татарлары Төмән тирәсендәге Ембай юрталарын Малчын (Малцын) дип атыйлар, һәм бу атама да таҗиклар һәм үзбәкләр аша килеп кергән «мәнзил» сүзенә барып тоташа икән. Әгәр әлеге фикер дөрес булып чыкса, Болгар һәм Казан ханлыгы чорында Урта Азия белән кәрван юлы хәзерге Минзәлә тирәсеннән үткән һәм сәүдәгәрләр анда туктап ял иткәннәр дип уйлау табигый. Ләкин җирле халык «Минзәлә» сүзен «Миндәлә» рәвешендә әйтә һәм фонетик яктан ул «Мәнзил» сүзеннән тагы да ерагая төшә. «Минзәлә» сүзен татар һәм башкорт халыкларын формалаштыруда катнашкан «мең» кабиләсе исеме белән бәйләргә дә мөмкин шикелле. Рус телендә «Мензеля» язылышы кабул ителгән, 30 нчы еллардагы татарча рәсми совет документларында «Мензелә» рәвешендә язу да очрый, ихтимал, русча язылышка иярү генәдер.

Минзәлә суы Сарман авылы (хәзер район үзәге) аркылы да үтә. Шунысы кызык: татар халык җырлары «Минзәлә» һәм «Сарман» формаль яктан бер-берсенә аваздаш (Сарман көе бераз сузынкы, салмак һәм, ихтимал, шуның аркасында моңлырак кына), ә «Сарман буйларында тирәктә» дип җырлаганда, чынлыкта Минзәлә буйлары күздә тотыла, чөнки анда җырга керерлек бүтән елга юк. Минзәләбаш авылының әүвәле Бикбулат карьясе дип аталганлыгын искә алсак, электә Минзәлә елгасының, һич югында югары агымы Сарман суы дип аталган булу ихтималын танырга туры килә. Бикбулатлылар, димәк, электә Минзәлә суын башка исем белән атап йөрткәннәр, ә бәлки инеш дип кенә атаганнар булыр».

Минзәләбашның нигезләнгән еллары шактый борынгы булырга тиеш. Нәкый Исәнбәт мәгълүматларына караганда, Таҗетдин Ялчыгол (1768—1838) үзенең «Рисаләи Газизә» исемле хезмәтен XVIII йөз ахыры — XIX йөз башларында Минзәләбаш авылында тәмамлаган. Авыл, димәк, моннан шактый элек оешкан булырга тиеш.

Авыл аксакаллары, хәзерге Иске Минзәләбаш авылына Кукмара авылыннан күчеп килгән Бикбулат бабай һәм Мәмәшир (хәзерге Кукмара районына керә) авылының бер чирмеш карты нигез салган, дип сөйлиләр. Кайбер кулъязма тарихларда бу вакыйга 1354 елда булган дип күрсәтелсә дә, моны расларлык дәлилләр юк. Аерым чыганакларда очрый торган 16101620 еллар датасы дөреслеккә якынрак булырга тиеш, ләкин ул да өстәмә тикшеренүләрне таләп итә.

Иске Минзәләбаш авылында туып үскән һәм шушы төбәктә озак еллар җаваплы эшләрдә эшләгән Тимергалин Мөхәммәткамил Нуриәхмәт улының язмаларына караганда, Бикбулат бабай йорт нигезләү өчен хәзерге Тау ягы дип аталган урында Каран елгасы буендагы матур бер аланны сайлый. Беренче елны әле агач йорт салырга көчләреннән килми, җир өй казып, аны кыек тезмә белән каплап, түбәсен чирәм белән ябалар. Икенче-өченче елларда Бикбулат һәм «чирмеш бабайлар»ның башка чыккан уллары һәм кияүләре дә шушында күчеп киләләр, һәм бу авыл «Бикбулат карьясе» дип атала башлый. 1891 елга кадәр Минзәләбаш авылының исеме «Бикбулат карьясе» дип тә йөртелә әле.

Авылда борынгылыкка нисбәтле матди әйберләр сакланмаган диярлек, һәм моның иң беренче сәбәбе — авылда еш кына янгыннар чыгуда. 1911 елның июнь аенда, арыш урагы өстендә, гаять зур янгын чыгып, авылның «Урта җыен» дип аталган өлешендә 150 гә якын таза хәлле хуҗалыклар зыян күрә. Бу вакытта янган мәчетнең түбә калае 10 чакрымнар ераклыктагы Сарайлы авылына барып төшкән, дип сөйләгәннәр. 1914 елның көзендә чыккан зур янгын вакытында Олы урам һәм Югары очлар яна. 1952 елның 15 маенда көчле янгында авылның үзәк өлеше һәм тау ягы зур зыян күрә, 1932 елда рәсми проект буенча төзелгән матур мәктәп бинасы һәм соңрак салынган барлык бина-каралтылары да янып бетә.

Авылның бер зур зираты бар. Ул ерак-ераклардан тоташ бер урман кебек күренеп тора. Соңгы елларда аны көнбатышка таба берничә тапкыр киңәйтергә туры килгән. Зират тәртиптә тотылса да, иске кабер ташларының язулары югалып бара. 1970 елда Әшрәфуллин Илдар (ул вакытта әле Казан авыл хуҗалыгы институты студенты) фотога алган һәм кайберләрен кәгазьгә күчергән язуларга караганда, XIX гасырдан да иртәрәк куелган ташларны инде укып булмый. Ташлар күбесенчә йомшак токымнан, ә буяулары шактый чыдамсыз булган. Ишетүебезчә, хәзер мәктәп балалары да гарәпчә язу танырга өйрәнәләр. Бәлки зираттагы борынгы каберташлар белән кызыксынучылар да табылыр.

1917 елга кадәр Минзәләбаш авылында 300 ләп йорт һәм 2000 җан исәпләнеп, авыл өч мәхәлләдән торган һәм өч мәчет эшләгән. Һәр мәхәлләдә икешәр мулла һәм берәр мөәзин булган (авыл турындагы язмаларда Әхмәди, Габдулла, Сабир, Хәлим, Сәгъди, Камил, Минһаҗ, Салах, Гаптерәхим, Хафиз исемле муллалар теркәлеп калган).

Иске Минзәләбаш авылының табигате матур, ямьле, анда тау-ташлар да, елга-инешләр, чишмәләр, урман-болыннар да җитәрлек. Авылның төньягындагы таулар, төрле геологик катламнарын ачып, каршыда кызарып торалар. Уң якта Дәрә (Зәрә) тавы, кояш шуның артыннан чыга. Ләкин аның исеме русча «заря» сүзе белән түгел, бәлки язларын бәйрәм ителә торган йола уеннары белән бәйле. Иң биек җир — Каравыл тавы, әлеге каршы тауларның түбәсе шул инде. Электә авылга ясак җыючылар килгәнен шул тау түбәсеннән күзәтеп торганнар, дип сөйлиләр. Ясак түләрлек хәле булмаган кешеләр бу көннәрне Бүре елгасы, Кычыткан чокыры кебек аулак урыннарга кача торган булганнар. Бу тау башында илнең топографик сызымын алган вакытлардан калган кечерәк каланча (маяк) әле 40—50 нче елларда да бар иде. Хәзер ул ауган һәм юкка чыккан инде. Түбән җирләрдә урнашкан каланчалар исә биек итеп эшләнгән булган. Буралы урманы ягындагы басуда урнашкан геодезик каланча 50 нче елларның урталарында авып төшкән.

Авылның аксакалы Тимергалин Мөхәммәткамил дәфтәрләрендә Минзәләбаш авылы тирәсендәге микротопонимнарның исемлеге бирелгән.

Куҗак авылы ягы: Кычытканлы чирәме, Шомырт куак, Озын рәт, Аргыш капка төбе, Кызлар уйный торган җир (мондый исемдәге урын татар яши торган җирдә еш очрый; мәсәлән, борынгы Болгар шәһәре янында да шундый урын булган, русча чыганакларда «Бабий бугор» дип атала), Конай умарталыгы, Зариф умарталыгы.

Шарлама авылы ягы: Биш сыер атавы, Тигәнәкле чокыр, Суык алан, Ает каены, Кыяр җир кабыргасы, Коры Минзәлә (язын ташып, җәйгә кибә торган ермак булыр) чирәме, Коры Минзәлә сызасы, Мунчала тугае.

Яңа Минзәләбаш ягы: Олы саз, Әби күпере, Агаык чокыры, Тозлы күл, Камышлы елга, Ташу юлы, Аркан өлеш, Көртлек атавы, Куян атавы, Мортаза куены, Урта ялан, Әлкәй яланы, Нәдри түбәсе, Иске тозлы күл, Сыер асраган җир, Насыйбулла атавы, Шырлык, Әхмәди мулла коесы, Җәләй үлгән җир.

Нәдри түбәсе — Субашка барганда сул яктагы калку түбә. Бу урында Нәдри исемле кеше, сугышка бармыйча, бик озак качып яткан.

Җәләй үлгән җирнең тарихы болай: «Әлкәй авылының Җәләй дигән кешесе базардан кайтышлый танышы Шәфигуллага кереп куна. Иртән Шәфигулла, урманга барам дигән сылтау белән, чукмар да алып, Җәләй картка утырып китә һәм, урта яланны үтеп, Әлкәйгә бару юлында калкулыкка күтәрелә башлагач, картны үтереп ташлый. Җәләйнең гәүдәсен Минзәләбашта ун көн буена саклыйлар һәм доктор караганнан соң гына авыл зиратына күмәләр. Моның өчен Шәфикъ (Шәфигулла) бөтен гаиләсе белән авылдан сөрелгән. Шәфигулланы сөрү өчен 120 дисәтинә җәмгыять җирен унике елга сатарга туры килә. Моны мир җыенында хәл итәләр. Баһави карт берүзе җир сатуга каршы чыга, һәм саткан вакытта аның җиренә кагылмыйлар (аерым өләшенгән җир сатылган булса кирәк).

Шәфикъ картның тарихы моның белән генә бетми әле. Аны Томск шәһәренә сөргән булганнар. Минзәләбаш кешесе Йосыпов Нурмөхәммәт сөйләвенчә, Шәфигулла шунда шәһәр уртасындагы бер кибетне каравылларга яллана. Бер караңгы төнне кибет янына тройка җиккән кешеләр килеп туктаганнар да: «Әйдә, Шәфикъ абзый, утыр»,—дип боерганнар. Таныш кешеләр булгач, Шәфикъ карыша алмаган. Аны шәһәр читенә чыккач үтереп ташлаганнар да кибетне иркенләп басканнар, имеш. Ә караклар Минзәләбаш авылыннан элек сөрелгән Тау ягы кешеләре булган икән».

Күренекле кешеләр

Иске Минзәләбаш авылында язучы Адлер Камил улы Тимергалин (1931) туып үскән. Татар дәүләт академия театры артисты Илтөзәр Әзһәр улы Мөхәммәтгалиев (1966) тә Иске Минзәләбаш авылында туган.

Категория: Авылларыбыз тарихы | Добавил: Админ
Просмотров: 1352 | Загрузок: 0 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2017
Конструктор сайтов - uCoz