Пятница, 19.04.2024
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 74
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Главная » 2011 » Ноябрь » 15 » Илфат бәете
17:36
Илфат бәете

Бу бәетне Сарман районы Шыгай авылыннан  Ситдикова Илмира чыгарган.


Син кергән болынга керсәм дә, син йөргән аланга керсәм дә,

Яшь сара, яшь каплый күземне, таба алмьйм,балам, үзеңне.

Асылташлар белән бизәмәдем, улым, синең кабер ташыңны.

Бергә уйнап үскән якын дустың ашады бит, балам, башыңны.

Көзгеләрдән карап, чәчләренме тарап, чыгып киттең кичен клубка.

Дус дигәнең, газраиль булып, күп хәсрәтләр салды бит башка.

  Урманнарга бардым җиләккә дип, тик чиләкләрем тулмады.

 Илфат улым, бигрәкләр дә инде гомеркәйләрең булмады.

Бала бит ул, бала бит ул, бала йөрәк каны бит ул.

 Йөрәк каны булгангадыр, үзәкләрне өзә бит ул.

И балам, и балам, ике күземдәге карам,

Синең ялкыныңда янам, сабырлык бир, я Аллам.

Аклы ситса күлмәгемнең каратасы юк аның.

Йөрәгемә кан урнашкан, тараласы юк аның

Илфат диеп язып куйдык кабер ташка,

Бу хәсрәтләр авыр икән ялгыз башка.

                           

Просмотров: 643 | Добавил: Админ
Всего комментариев: 1
1 рузалия  
0
авыр кайгыгызны уртаклашам Илмира апа.Илфатны белэ идек.Бик тетрәндергеч хәл булды шул,бергә уйнап үскэн малайлар!!!ШӘМСИЯ ӘБИНЕҢ ОНЫКЛАРЫ!!!
Авылга сәлам!!!!!

Имя *:
Email *:
Код *:
Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Архив
Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz